Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре силосның беренче тоннасын салдылар

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә маллар өчен кыйммәтле булган азык – силос салуга керештеләр.

Районда бу төр терлек азыгын әзерләү өчен кирәк булган кукуруз 6638 гектардан артык мәйдан били. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, 16 сентябрьгә 840 гектардан артык мәйдан чаптырылган. Траншеяларга 6200 тоннадан артык силос салынган. План күләме – 41400 тоннадан артык.

«Аксу Агро» ҖЧҖдә кукуруз җыеп алу темпы арта. Хуҗалыкта бу культура 1300 гектардан артык мәйдан били, 360 гектардан артык җыеп алынган, чокырларга 2000 тоннадан артык сусыл азык салынган. «Актай» АПКда 270 гектардан артык мәйдан җыеп алынган, 500 тонна силос әзерләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев