Аксубай әтиләре иң яхшы исеме өчен көч сынашты
«Юность» спорт комплексында Әтиләр көненә багышланган сайлап алу этабы ярышлары узды.
«Нежность» социаль хезмәт күрсәтү үзәге Мәшгульлек үзәге белән бергә иң яхшы әтиләрне бер мәйданчыкта җыйды. Әтиләр уллары белән бергә үзләренең физик мөмкинлекләрен сынап карадылар: көчтә, җитезлектә, ә иң мөһиме – гаилә бердәмлегендә ярыштылар.
Командалар әти һәм малайдан торды. Алар дүрт спорт төрен үтәргә тиеш иде: югары аркылы борыста тартылу, боҗрага туп кертү, скакалка белән сикерү, эстафета таягы белән йөгерү. Иң күп очко җыйган гаилә командасы җиңүче булды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча хөкемдарлар коллегиясе беренче урынны – Лодоркиннар һәм Гребенщиковлар гаиләләренә бирде. Искәндәровлар икенче урында.
Беренче һәм икенче урыннарны алган командалар, киләсе айда Казанда узачак әтиләр бәйгесенең финал этабында катнашачак.
Фото: “Нежность” КЦСОН архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев