Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

АКШта коронавирустан саклану өчен берьюлы ике битлек киеп йөрергә тәкъдим иттеләр

Эксперимент әлеге алымның нәтиҗәлелеге 80-90 процент булуын күрсәткән.

Америка галимнәре фикеренчә, ике битлекне бер үк вакытта киеп йөрү коронавирус инфекциясеннән яхшырак сакланырга ярдәм итәчәк.

«Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, мондый алым инфекция йоктыру куркынычын 80-90 процентка киметергә мөмкинлек бирә.

АКШның Авыруларны контрольдә тоту һәм кисәтү үзәкләрендә эшләүче галимнәр эксперимент үткәргәннән соң шундый мәгълүматлар китергән. Тикшеренүләр тукымадан тегелгән бер битлекнең – 44,3, ә бәйләнгән элмәкләре булмаган бер медицина битлегенең 42 процентка кадәр аэрозоль кисәкчекләрен тоткарлавын күрсәткән.

«Ике катлы битлек исә 92,5 процент кисәкчекне тоткарлаган», - дип искәртте белгечләр.

Тикшеренүчеләр шулай ук ике кеше (вирус «чыганагы» һәм йогынтыга дучар булучы) ике катлы битлек яки бәйләнгән элмәкләре булган битлек киеп йөргән очракларны да өйрәнгән. Бу вакытта коронавирус инфекциясеннән саклану дәрәҗәсенең 96,4 процентка җитүен белгәннәр.

Галимнәр шулай ук мондый алымның кемнәргә туры килмәвен дә ачыклаган. Битлекне бу рәвешле кечкенә битле балалар яки сакаллы ир-атлар киеп йөри алмый.

Йогышлы авырулар табибы элегрәк берьюлы ике битлек киеп йөрүнең кимчелекләрен санап үткән иде.

 

Чыганак:tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев