Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ак юл сезгә, унберенчеләр!

Соңгы кыңгырау бәйрәме белән бергә, бу көннәрдә мәктәпләрдә кызу “урак өсте” көннәре башланды.

Унбер ел буе белем йортында тырыш кырмыскалар кебек мәш килеп белем алган укучыларыбыз һөнәр алуга багышланачак яңа тормышка аяк басу алдыннан бердәм дәүләт имтиханнарын бирә башладылар. 

Укытучылар коллективы үзенең күпъеллык традицияләренә тугрылыклы булган хәлдә, укучыларына ныклы белем, хезмәт тәрбиясе бирү, олы тормышка хәзерләү буенча  зур көч куялар. Бу эш укучы мәктәп бусагасын атлап беренче сыйныфка аяк басу белән башлана һәм еллар буена дәвам итә.  

Үзем эшләгән мәктәп укучыларының Соңгы кыңгырау бәйрәмен тыныч кына карый да алмадым. Күз алдыннан кино кадрлары сыман аларның уку еллары үтә.  Укытучыларның телендә “Әле генә бит...” дип моңсуланып  башланган җөмлә һәм шул ук вакытта  шатлыклы  күз яшьләре. Әле генә беренче сыйныфка килгән иделәр... Әле генә урта сыйныф укучылары буларак  Көзге бал, Яңа ел бәйрәмнәренә очынып әзерләнделәр... Әле генә курку катыш тырышлык белән 9 нчы сыйныф имтиханнарын биргән иделәр... 

Бәйрәмчә бизәлгән  сәхнәдә Иске Үзи мәктәбе  чыгарылыш сыйныфының дүрт укучысы йөзләрендәге  шаян-шук чаткыларны  җитди карашка алмаштырып белем биргән укытучыларына рәхмәт хисләрен белдерделәр, нәни дуслары – беренче сыйныф укучыларына тырышып уку серләрен җиткерделәр, үз киңәшләрен бирделәр. Чынлап та, киләчәктә  табиб булырга хыялланучы  

Влада белән Кристинаның, үзен булачак театр артисткасы итеп күрүче Гөлшатның, техник һөнәрләр  беләны кызыксынучы  Владиславның төпле белем алу буенча киңәшләренә колак салучылар беркайчан да оттырмас. Алар үзләренең белем ташын кимерүдәге үҗәтлекләре, тырышлыклары белән күпләргә үрнәк булып торалар. Хәзер менә алар алдында бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы  билгеләргә бирү бурычы тора. Бу сынауны да алар лаеклы үтәрләр дип ышанам, чөнки аларның әзерлек дәрәҗәсе югары, куйган максатлары нык, барыр юллары ачык.  
Зур уңышлар һәм киләчәккә ак юллар сезгә, минем кадерле укучыларым!

Рәйсә ГАЙНУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев