Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Әгәр дә Ходай Тәгалә миңа моны эшләргә мөмкинлек бирмәсә, мин булдыра алмас идем

«Элмис» ҖЧҖ энерготөзелеш компаниясе җитәкчесе Илгизәр Заһидуллин мобилизацияләнгәннәр өчен «УАЗ» сатып алды һәм аны махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр.

Газетабызда аның бу гамәле турында без искә алган идек. «Буханка» автомашинасын ул бертуганы Илшат Заһидуллин белән бергә сатып алган. Илгизәр Минсабир улы өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасына чакырылучыларга битараф какла алмавын белдерде. Чөнки, анда, алгы сызыкта неонацистларга каршы аның компаниясендә мастер булып эшләгән Даниил һәм туган авылы Иске Кыязлы егетләре көрәшәләр.

Сүз уңаеннан, аның компаниясе штатында, нигездә, якташлары, утызга якын кеше эшли: аксубайлылар, Кызыл Тау һәм Иске Кыязлы кешеләре. Эш урыннарын ул нәкъ менә якташларын эшле итү өчен булдырган.

Илгизәр Минсабир улы аның хезмәткәрләре – ышанычлы тыл, дип саный. Чөнки нәкъ менә алар белән ул үзенең күптәнге хыялын чынга ашырган – Иске Кыязлы авылы зиратын тулысынча карт агачлардан чистарткан. Шулай УК үзенең кулы астында эшләүче ирегетләр ярдәме белән зират коймасын тулысынча алмаштырган, моның өчен материалларны үз акчасына сатып алган.

Илгизәр Заһидуллин бик күп игелекле эшләр башкарган, ул дин кануннары буенча яши. Әгәр дә сул кул садака бирсә, уң кул моны белергә тиеш түгел, дип саный.

– Авыл зиратында минем ике абыем һәм әнием җирләнгән. Бу минем ата-бабаларымның, халкымның мәңгелек йорты. Ә дөньялыкта без барыбыз да кунак кына. Кайда гына яшәсәм, эшләсәм дә, мин дә шушында киләчәкмен. Биредә бар да тәртиптә, чиста булырга тиеш! – дип йомгак ясады Илгизәр Минсабир улы безнең телефон аша кыска сөйләшүебезгә. – Мин бары тик Аллаһы Тәгаләнең бер колы гына. Әгәр дә ул миңа боларны эшләү өчен мөмкинлек бирмәсә, мин булдыра алмас идем.

– Илгизәр Минсабир улы – кече ватанының, районның чын ватанпәрвәре. Ул һәрчак халык белән, якыннары, авылдашлары арасыннан кем дә булса мохтаҗлык кичерә икән, ул аларга адреслы ярдәм күрсәтә. Һәм игелекле эшләрне тыныч кына эшли, – дип сөйли район башлыгы Камил Гилманов. – Мобилизацияләнгәннәргә ярдәм күрсәткәне өчен без аңа бик рәхмәтле. Асылда, бүген якыннарына, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга мөмкинлекләре булучылар шактый, әмма аларның күңелләре мондый эшләр башкару өчен өлгереп җитмәгән әле. Җир йөзендә Илгизәр Заһидуллин кебек игелекле кешеләр күбрәк булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев