Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

7777 йомыркадан тәбә пешерделәр

Питрәч авылының нарат урманында «Скорлупино» IV Бөтенроссия яшьләр фестивале узды.

Фестиваль кунакларын бәйрәм символларының берсе – камыштан һәм талдан ясалган зур тавык каршы алды. Бәйрәм «Ак тавык шоу» карнавалы һәм 150 иң яхшы яшь артист катнашында театральләштерелгән тамаша белән ачылды.

Төп мәйданда иң үзенчәлекле уеннар узды: Дөнья чемпионы булган Әтәч бугорты, йомырка ыргыту буенча чемпионат, таба тотып чабулар, глобаль йомырка узышлары, шулай ук бик күп кызыклы конкурслар һәм халык уеннары, квестлар «Ско-кеш» фестиваль валютасын эшләү, ә аннары аңа фирма сувенирлары сатып алу мөмкинлеге булды.

«Ско-ко-парк» контакт зоопаркында балалар һәм өлкәннәр канатлыларның бик күп төрләрен, шулай ук кулга алып фотога төшәргә мөмкин булган төсле йонлы чебешләрне күрә алдылар. Ачык һавадагы музейда төрле төрдәге кошларның йомыркалары тәкъдим ителде, шунда ук инкубаторда чебиләр пәйда булуын карарга мөмкин иде.

«Скорлупино» фестивалендә беренче тапкыр «Чебешләр уены» ярышлары узды.

«Аграр яшьләр берләшмәсе»нең район командалары өчен фестиваль уеннары кысаларында кызыклы квест оештырылды: яшь егетләр йөгерүдә, эстафеталарда һәм башка спорт һәм иҗат бәйгеләрендә көч сынаштылар.

Фестивальгә 15 000 нән артык катнашучы һәм кунак җыелды, алар мастер-классларда булдылар, тире һәм агач белән эшләргә, үз куллары белән хуҗалыкта кирәкле әйберләр яисә матур интерьер әйберләр иҗат итәргә өйрәнделәр.

Чарага үз эшеңне нәтиҗәле үстерү ысуллары, бу эштә ярдәм итү программалары турында, аларның ничек эшләүләре, ничек теркәлүләре һәм шәхси үрнәкләрендә моның чыннан да отышлы булуын күрсәттеләр.

Скорлупино утары кунаклары Питрәч җитештерүчеләренең ит продукциясен тәмләп карадылар, Казан ресторан-партнерларының бренд-шефларыннан йомырка һәм кошлардан оригиналь ашлар әзерләү һәм табынга бирү буенча мастер-класслар алдылар, үлән чәйләре, йомырка коктейльләрен авыз иттеләр һәм район җитәкчеләренең кулинария батлында экспертлар булдылар.

«Скорлупино» Бөтенроссия йомырка фестивалендә төп вакыйгаларның берсе-чираттагы кулинария рекорды куелды. Россиядә иң зур йомырка тәбәсен әзерләү өчен 7777 тавык йомыркасы кулланылды. Быел ризык составына шулай ук тавык ите, суган һәм помидор да кергән иде. Барлык шаһитлар да бу искиткеч ризыкны авыз итә алдылар һәм бик канәгать калдылар.

– Бу мизгел бик дулкынландыргыч һәм борчулы булды, зур йомырка әзерләү зонасында өч зур таба куелды, алардан көчле эсселек бәреп тора иде. Казан шеф-пешекчеләре һәм Питрәч районы җитәкчеләре командалары бик көйле эшләде. - Без бу зур күләмле йомырка бәйрәме чарасында катнашуыбызга бик шат һәм Россия рекордының шаһиты булуыбыз белән горурланабыз, – дип кичерешләре белән уртаклаштылар Аксубайдан фестивальгә килгән яшь егетләр. - Киләсе елга да без монда һичшиксез әйләнеп кайтачакбыз.

Кичә җитү белән кунаклар сәхнәгә тартылдылар, анда Россиянең танылган эстрада йолдызлары чыгыш ясады, шунда ук театральләштерелгән ут тамашасы күрсәтелде. Фестиваль программасын бәйрәм салюты тәмамлады.

«Скорлупино» - ул яңа хис-кичерешләр, уңай энергия заряды, куркынычсыз экстрим һәм онытылмаслык бәйрәм!

 

Дарья Егорова, Светлана Ашаева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев