Әти-әнинең озын гомерле булуы – балалары өчен зур шатлык.
Иске Кыязлы авылында яшәүче Минәхмәт Ильязовка 90 яшь тулды. Ветеранны истәлекле туган көне белән котларга рәсми затлар килде. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин аңа озак еллык нәтиҗәле хезмәте өчен ихлас рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
– Үсеп килүче буын яхшы тормыш шартларында яшәсен өчен сез күп эш башкардыгыз, – дип билгеләп үтте ул. Ветеранга иң изге теләкләрен җиткереп, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды, чәчәк бәйләме, бүләк һәм районнан күчтәнәч тапшырды.
Шулай ук районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да тантанада катнашучыларны чын күңелдән котладылар. Янәшәсендә утырган хатыны Сания Мөхәммәтҗан кызы да бу вакыйгага чын күңелдән шатланды. Йортта бәйрәмчә җылы, якты мохит хөкем сөрде.
– Безнең әти йомшак күңелле кеше, – диләр кызлары. –Ул беркайчан да безгә усал булмады, безне кайгыртып яшәде, мәктәпкә дә ашатып-эчертеп озата иде.
Балачак турындагы барлык күңелле хатирәләр дә аның белән бәйле. Минәхмәт Ильятдин улы ундүрт яшеннән колхозда эшли башлый. Сугыш елларына туры килгән бала чагы бик авыр була. Барлык сынауларны, авыр чорларны үз җилкәсендә кичерә. Сугыштан соң армиядә хезмәт итә. 1952 елда гаилә кора. Тормыш иптәше белән 67 ел бергә иңгә-иң куеп атлыйлар. Ильязовлар гаиләсендә дүрт кыз һәм өч малай туып-үсә. Әтиләре колхозда төзүче булып эшләгән. Ул елларда ташчы һәнәре абруйлы иде. Кирпечтән төзелгән мәдәният йорты, мәктәп, ферма биналары һәм башка объектлар аның куллары белән торгызылган һәм алар бүген дә авыл кешеләренә хезмәт итәләр.
Әти-әниләрен кызлары Асия тәрбияли. Ире белән шәһәрдән күчеп кайткан кызлары Гөлия дә карт белән карчыкның зур терәге. Кызлар әти-әниләренең сәламәтлеген, иминлеген кайгыртып яшиләр. Шәһәрләрдә гомер итүче калган балалары да туган нигезгә еш кайталар.
Нет комментариев