Соңгы яңалыклар

2021 елда Татарстан Хөкүмәте мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектларга 202 млн сум бүлеп бирә

Республикада илкүләм проектлар ярдәмендә моңа кадәр 110 белем бирү оешмасы заманча укыту һәм компьютер җиһазлары белән тәэмин ителгән иде.

Татарстанда 2021 елда мәгариф өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 628 миллион сумнан артык акча тотылачак. Бу сумманың 202 миллион сумы республика бюджетыннан бүленә. Бух акта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Дәүләт финанслары «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп», «Цифрлы белем бирү мохите» һәм «Һәр баланың уңышы» проектларын тормышка ашыруга тотылачак.

Шулай ук Казандагы «Салават күпере» торак комплексында 1224 балага исәпләнгән мәктәп төзелеше башланачак, Мөслим һәм Саба районнарындагы мәктәпләрдә спорт заллары ремонтланачак.

Илкүләм проект кысаларында, 2021 елда Татарстанның авыл мәктәпләрендә 114 «Үсеш ноктасы» үзәкләре оештыру, Казанның 98нче мәктәбе базасында «Кванториум» балалар технопаркын ачу, Казанда коррекцияле ике мәктәпнең матди-техник базасын яхшырту, шулай ук 26 белем бирү оешмасында компьютер һәм презентация җиһазларын яңарту планлаштырыла.

Татарстанда илкүләм проектлар ярдәмендә моңа кадәр 110 белем бирү оешмасы заманча укыту һәм компьютер җиһазлары белән тәэмин ителгән иде.

 


Нет комментариев