Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

2020 елда Татарстанның онкология диспансерына 900 миллион сумлык җиһазлар алынды

Узган елда Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе базасында амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге ачылды.

Республика клиник онкология диспансеры 2020 елда, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча, барлыгы 871 миллион сумнан артык суммага яңа җиһазлар белән тәэмин ителде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Шулай ук узган ел Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе базасында амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге ачылды. Республика онкология диспансерының Чаллы филиалында радиология корпусы да булган онкология үзәге һәм Әлмәт филиалында радиология корпусы сафка бастырылды һәм җиһазландырылды.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы ике амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге, 4 беренчел онкологик бүлек һәм 65 беренчел онкологик кабинет эшли.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев