Пост традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында – Аксубай районы благочинные, Феодосий Тотемский чиркәве башлыгы Александр Качаев белән әңгәмәбездә.
– Александр атакай, май чабу атнасы тәмамлана. Аның соңгы көнендә православие динендәгеләр Кичерү якшәмбесен бәйрәм итәчәк. Православие динендәгеләр өчен аның өстенлеге нәрсәдә?
– Кичерү якшәмбесе традициясе борынгыдан килә. Изге китапларда, әгәр син ниндидер яхшылык эшли башласаң, башта һәркем белән татулаш, барысын да кичер, вөҗданыңны чистала, аннары гына рухи эшләрне башла, диелгән. Шуңа күрә пост – ул мәрхәмәт, рухи эш вакыты. Бакчада эшләгәндә, без аны ни өчен эшләгәнебезне һәм ахырда ел әйләнәсе безне тукландырачак уңышны җыеп алачагыбызны аңлап аеруча тырышып хезмәт куябыз. Менә шулай рухи эш, пост – ул да хезмәт, тик дини. Җанның әһәмияте дә безнең тормышта бик мөһим, чөнки җансыз кеше үлә. Кайбер Изге атакайлар, шундый вакыт килер, кешеләр дөньяда яшәсәләр дә, җансыз тереклекләр булып яшәрләр, дип әйткәннәр. Чынлыкта, без мондый мисалларны бик күп күрәбез: кеше тәгәрмәчтәге тиен кебек әйләнә, көнкүреш әйберләрен, көндәлек проблемаларны хәл итәргә тырыша, ләкин болардан шатлык, канәгатьлек алмый. Ни өчен без гыйбадәтханәдә булсак, бәйрәмгә барган кебек булды, дип әйтәбез. Гыйбадәт кылу, Аллаһка якынаю – ул бәйрәм, ул якыннарыбыз белән аралашуга тиң, чөнки бит озак вакыт күрми торган якын кешеләребезгә кунакка килгәч шатланабыз, сөенәбез. Гыйбадәтханәгә барганнан соң да шундый ук хисләр кичерәбез. Бөек Пост безне дөнья ыгы-зыгысыннан читләштерә, без үзебезгә кайтабыз һәм Христоска киләбез. Пост – ул күңелне дәвалау мөмкинлеге. Пост – ул мәңгелеккә әзерләнүгә мөмкинлек. Пост – гаҗәеп вакыт, аны рухи яз дип тә атыйлар.
Ходайның дүртенче Боерыгында “кеше алты көн эшләргә, ә җиденче көнне Аллаһка багышларга тиеш” дип әйтелә. Без Аллаһка әти-әниебез белән күрешкән кебек якынаерга, аның ризалыгы өчен гыйбадәтләр кылырга тиеш. Пост шуңа чакыра. Дин юлына басарга һәм үзеңне төзәтергә тырышырга кирәк. Постның әһәмияте тән тыелуында гына түгел, бу бары тышкы гамәл генә. Мисалга, кеше душта гына юынырга да мөмкин, ләкин безнең мунчага барып чистарынасыбыз килә. Чөнки душ кереп кенә мунчада юынуның нәтиҗәсенә ирешеп булмый, мунчада тәннең бөтен күзәнәкләре ачыла, һәм син тәнеңнең чистарынуын күрәсең. Аллаһы каршына аның безне икърар итүен сорап барганда догалар укыйбыз, гыйбадәтләр кылабыз. Моны шул ук душ керү белән тиңләп булыр иде. Әмма нәкъ менә тирән пычракны мунча юа. Ә рухи пычракны без үзебезне дини эшкә көйләгәндә генә күрә алабыз. Бу контекстта без постның мәгънәсен аңлый башлыйбыз.
Пост бурыч түгел. Инҗилдә әйтелгәнчә, пост тотарга карар итеп, моны беркемгә дә күрсәтмә, мактанып йөрмә – Аллаһтан башка беркем дә белмәсен. Чөнки Аллаһ яшерен нәрсәләрне күрүче вә белүче. Рухи җимешләре белән сөендерәчәк.
– Чиркәү Уставы Бөек пост өчен нинди кагыйдәләрне билгели?
– Чиркәү Уставы һәм постның үз традицияләре бар. Ләкин хәзер күпләр шулкадәр йомшардылар ки, алар катгый постны тота алмыйлар. Ләкин бу без моңа өлешчә булса да кагыла алмыйбыз дигән сүз түгел. Бер акыл иясе, әгәр мин бөтен елга суын эчә алмасам, бу минем аннан су эчә алмавымны аңлатмый, дигән. Бу бер тамчы су кешегә көч бирә. Кеше хәтта постның аз гына өлешен булса да үтәргә тиеш, бу аның өчен сусаганда бер тамчы су кебек. Ни өчен мин югарыда постның әһәмиятен бакчада эшләү белән чагыштырдыммы, чөнки аның мәгънәсе без, авыл кешеләре өчен аңлаешлы булсын өчен. Без үзебез өчен генә авырлыкларны җиңәргә тырышмыйбыз бит. Ахыргы нәтиҗәләрне белгән кеше елдан-ел күбрәк эшли, бу хезмәтнең мөһимлеген күбрәк аңлый башлый.
Күптән түгел бер хатын-кыз миннән: “Постны беркайчан да тотмаган булсаң, аны картлык көнендә тотарга ярыймы?” – дип сорады. Мин аңа күкләр патшалыгына кергән беренче кеше юлбасар булган дигән мисал китердем. Һәм ул җанын коткару өчен бөтен эшне соңгы минутларда башкарган. Без дә моны картлык көннәрдә эшли алырбыз әле, дип уйлый алабыз. Ләкин гамәлдә кеше үзе өчен мөһим булганны соңгы мизгелдә генә эшли. Аның өчен мөһим булган әйберләр соңгы планга күчә. Мин еш кына авыру кешеләр янына барам, әгәр кеше икърар итүнең нәрсә икәнен аңлый икән, ул инде беркемне дә танымаса һәм үз гамәлләренә хисап бирмәсә дә, ул аларны шатланып кабул итә. Әгәр дә кешегә яшәгән вакытта болар кирәк булмаган булса, кеше нәрсә булганын аңламый. Ә төзәтүнең соңгы мизгелен көтеп ятып та булмый, ул вакыт килмәскә дә мөмкин. Бөек пост – ул үзенчәлекле вакыт. Революциягә кадәр шундый традиция булган, Бөек пост көннәрендә гаилә әгъзаларының берсе дини тәҗриб ә т уплау, җанына тынычлык алыр, тормыш мәшәкатьләреннән арынып торыр өчен монастырьга яшәргә киткән. Чөнки проблема шунда ки, без, барлык православие динендәгеләр кебек, чукындырылган, тәре тагып йөрибез, әмма православиенең нәрсә икәнен белмибез. Бу авылда туып-үскән, әмма аның матурлыгын аңламаган һәм ял итү өчен чит илгә барырга омтылган кеше белән чагыштыру. Авылда да ял итү өчен барысы да бар – елга да, урман да, мавыгу да. Шулай ук дингә килү дә, әгәр кеше моңа кагылса, бар нәрсәнең әһәмиятен аңлый һәм үз көченнән килгәнчә эшли башлый.
– Пост үлчәмен һәркем үзе өчен үзе билгели аламы?
– Кагыйдә буларак, рухани үз мәхәллә кешеләрен, аларның мөмкинлекләрен, проблемаларын, авыруларын белә. Шуннан чыгып рухани кеше күтәрә алырлык мөмкинлекләрне аңлый. Бу хәлне рухани гына билгели ала. Әгәр ят кеше килә икән, без аңа үз руханиебызга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез, ә яңа гына дин юлына баскан булса, эшне аның белән сөйләшүдән башлыйбыз, боларның аңа ни өчен кирәген аңласын өчен бу әйберләрнең мәгънәсе турында сөйлибез. Кеше бу эштә үзен сынап карарга һәм барлык әмерләрне өйрәнергә курыкмаска тиеш. Бу бик мөһим нәрсәләр. Без гыйбадәтханәгә шәм куярга, ата-аналар, балалар, туганнар өчен дога кылыр өчен генә барырга тиеш түгел. Без үзебездән башларга тиеш. Без үзебез өчен, аннары якыннарыбыз өчен дога кылырга тиеш. Нигәме? Эш шунда ки, кеше берәр нинди хәл булганда гына уртаклаша, аны башкаларга бирә ала. Әгәр дә аның бернәрсәсе дә булмаса, ул нәрсә бирә ала?
–Ә чиркәүгә йөрмәгән кеше постны тотарга тырышып карый аламы?
– Диванда ятып кына йорт төзү, балалар үстерү, бакчадан уңыш алу мөмкин түгел. Шуңа күрә, әгәр дә без пост тотарга җыенабыз икән, бу вакытны бушка үткәрмәскә, рухани белән икърар итүгә барырга тиешбез. Кайвакыт кеше пост тота башлагач, аның элек күрелмәгән проблемалары барлыкка килә. Югарыда әйтелгәннәргә кайтып, шуны билгеләп үтәсе килә – мунчада тән пычрагы чыга башлый. Аның белән нәрсә эшләргә? А н ы р у х и я к т а н ю а р г а , Аллаһтан ярдәм итүен сорарга кирәк. Без мунчадан чыккач, бернәрсә белән дә алмаштырып булмаган җиңеллек, рәхәтлек тоябыз. Җан белән дә шулай ук. Ходайга якыная барган саен без күп нәрсәне аңлый башлыйбыз. Беренче сыйныфта укый башлаган бала кебек. Ләкин мәктәпне тәмамлагач та, ул укуын дәвам итәргә тиеш. Шуннан соң гына дипломлы белгеч эшкә килә һәм анда да гомер буе укуын дәвам итә. Дини үсеш белән дә шулай. Пост тоту безне рухи батырлыкларга, үзебезне танып белүгә этәрә. Әгәр дә ялкауланабыз икән, үзебезне бу әйберләрдән мәхрүм итәчәкбез. Без бит җылылык, ял һәм ризык кирәклеген аңлап, үзебезне җирдәге әйберләрдән мәхрүм итмибез. Дин юлындагы кеше, бал корты кебек, нектар җыя, ул үзе өстендә эшли, үзе өчен Бөек постны да тота. Дини яктан үз өстеңдә эшләү – безнең файдаланачак байлыгыбыз.
Һәм бу безгә бакыйлыкка күчкәч кенә түгел, ә җирдә дә кирәк. Без күп нәрсәләргә башкача карыйбыз, бер-беребезне күрергә һәм аңларга, берберебез өчен борчылырга һәм шатланырга өйрәнәбез. Чиркәү традициясе буенча, үзеңә карата – таләпчән булырга, ә кешегә карата мәрхәмәтле булырга кирәк. Рухани янына сөйләшергә барудан курыкмаска, ул нәрсәдән башларга кирәк леген, бу этапта нәрсә эшли алачагын әйтәчәк, аңлатачак. Мөһим әйберләрдән башларга кирәк. Әгәр дә кеше рухани янына килергә ояла икән, мин барысын да гыйбадәтханәгә барудан башларга киңәш итәр идем.
Бөек постның гыйбадәтләре үзенчәлекле, катгый. Бөек пост белән без үз җаныбызны һәм йөрәгебезне чистартабыз. Мәңгелек дөньяга күчкәч, безгә тәннән күбрәк җан кирәк булачак.
Чиркәүнең бурычы – кешегә моны ничек дөрес эшләргә кирәклеген аңлату, үз җанын чистартуда һәм дәвалауда ярдәм күрсәтү. Бөек пост – ул мәрхәмәтле вакыт, ул комплекслы хезмәт. Бу вакытта Аллаһтан, җанымны савыктыр, дип сорарга кирәк, ул безнең ялваруларыбызны ишетәчәк.
– Ни өчен Изге Христосның яңадан терелүен иң якты һәм иң тантаналы бәйрәм дип атыйлар?
– Изге Христос Якшәмбесе – ул Бөек постның тәмамлануын белдергән зур бәйрәм. Бу православие динендә иң мөһим бәйрәм. Аллаһы безгә дә пост тотарга, басынкылык белән дога кылырга мөмкинлек бирә. Аның асылы шундый: Аллаһы өч көн: пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә җәһәннәмдә була һәм аның капкасын җимерә. Һәм җәһәннәмне җимергәч, һәр кешегә аннан чыгарга мөмкинлек бирә. Ходай җәһәннәмгә эләккәнче, аның эченә барысы да кергән: тәкъвалар да, гөнаһлылар да.
Пост тотучылар үзләренең изге гамәлләрен чиркәүгә килеп, шәмнәр яндырып, гыйбадәт кылып та ныгыталар. Җиде атна дәвам иткән посттан соң христиан динендәгеләр Пасханы бәйрәм итәчәк.
Нет комментариев