Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

1 октябрьдән отпускка чыгу тәртибе үзгәрә

Россиядә 1 октябрьдән башлап отпускка чыгу турында гаризаны электрон рәвештә тапшырып булачак. Бу турыда "Вести ФМ" радиостанциясе хәбәр итте.

Хезмәт кодексына кертелгән әлеге үзгәрешләр аерым оешмаларга гына кагыла. Аларда хезмәт килешүендә электрон документлар алмашы шартлары билгеләнгән булырга тиеш.

Отпуск өчен электрон гариза тулы юридик көчкә ия. Электрон гариза бары тик графиктан тыш отпускка киткәндә генә кирәк була. Әгәр хезмәткәр алдан билгеләнгән график буенча отпускка китсә, аерым гариза язарга кирәкми.

erid: 2Vtzqw6pLty

Үзгәрешләр ялның финанс ягына да кагыла. 1 октябрьдән отпуск акчалары отпуск башланганчы кимендә өч көн алдан түләнергә тиеш.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев