2023 ел БДИда катнашуга гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга кирәк.
Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте сайтында хәбәр ителә.
2023 елда БДИ өч этапта узачак: вакытыннан алда (20 марттан 19 апрельгә кадәр), төп (26 майдан 1 июльгә кадәр) һәм өстәмә (6-19 сентябрь) этаплар. Имтиханнар расписаниесе белән Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең рәсми сайтында танышырга була.
Нет комментариев