Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Зиратка юл булачак

Аксубайда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева гражданнарны кабул итте. Кабул итү җылы һәм иркен аралашу мохитендә үтте. Теге яки бу проблема белән килүчеләр җәмәгать кабул итүе җитәкчесе белән көнкүреш, якланмаган катлам кешеләренә дәүләттән социаль ярдәм турында да сөйләштеләр. Аксубайда яшәүче Анастасия Мокееваның туган авылы, төгәлрәк әйткәндә - авылдашлары...

Аксубайда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева гражданнарны кабул итте.

Кабул итү җылы һәм иркен аралашу мохитендә үтте. Теге яки бу проблема белән килүчеләр җәмәгать кабул итүе җитәкчесе белән көнкүреш, якланмаган катлам кешеләренә дәүләттән социаль ярдәм турында да сөйләштеләр.

Аксубайда яшәүче Анастасия Мокееваның туган авылы, төгәлрәк әйткәндә - авылдашлары һәм ата-бабалары җирләнгән Рус Кармәте авылы читендәге зират өчен күңеле әрни. Зиратка юл юк, буа ишелгән, машина белән кереп булмый.

Татьяна Васильевна шунда ук авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакировның телефон номерын җыйды һәм эшнең асылы турында җиткерде. Илнур Рәшит улы хәл белән таныш булып чыкты, проблеманы хәл итү өчен "җирлектә авыр йөк техникасы" булмау турында әйтте.

- Сишәмбе православие динен тотучылар өчен үзенчәлекле көн - әти-әниләрен искә алалар - юл булырга тиеш! - дип боерды Татьяна Васильевна. - Бәйрәмнәргә кагылышлы сездә бүленеш юк, монысы яхшы, шулай да зиратка буа аша юл төзү проблемасына аңлап якын килегез, мөмкинлектән чыгып, транспорт зиратка кадәр керә алсын өчен буа ныгытылырга тиеш.

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин ышандырганча, ул бу мәсьәләне шәхси контрольгә алачак, өстәвенә җирлек эшләре планында бу беренче чираттагы эш булып тора.

Иске Кармәт авылыннан Кузьминнар гаиләсе депутатка гаилә башлыгы исеменнән - салым түләүгә бәйле күңелсезлекләргә тармас өчен, шәхси хуҗалык буларак ябылып, КФХ буларак ачылу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Шунда ук кабул итүгә салым органы җитәкчесе Денис Миронкин чакырылды һәм ул, шәхси эшмәкәрлек үз эшчәнлеген туктата икән, димәк аңа кагылышлы бурычлар да гамәлдән чыгарыла, дип аңлатты.

Татьяна Воропаева күп балалы гаилә турында, балаларның нәрсәгә мохтаҗ булулары, гаиләдә хәл ителмәгән тагын нинди проблемалар булуы хакында сорашты (иң өлкәненә -15, иң кечкенәсенә 2 яшь икән). Гаилә башлыгы озак уйлап тормыйча, гаилә шәхси хуҗалык исәбенә яши, балаларның өсләре бөтен, тамаклары тук, дип җавап бирде. Бердәнбер мәсьәлә - торак мәйданын арттыру. Авылда алар үз куллары белән йорт җиткезгәннәр. Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов аңлатканча, фатир алуга чиратта торалар. Үз вакытында озак еллар авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Дәүләт Саветы депутатына, сигез кешедән торган гаиләнең тагын өстәмә 60 квадрат метр торакка исәп тота алуын исәпләп чыгару кыенлык тудырмады. Чират буенча аларга торак тәкъдим ителәчәк.

Депутатка авыл җирлеге җәмәгатьчелегеннән дә мөрәҗәгать итүчеләр булды - Иске Савруш авылы быел ташу вакытында бер көнгә дөньядан "өзелеп" торды - авылны зур юл белән тоташтырган күпер су астында калды. Монда да шулай ук барлык замана таләпләренә җавап биргән ныклы нигезле күпер төзү таләп ителә.

Депутат мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын да игътибар белән тыңлады, үзенең координатларын калдырды һәм яңгыраган сорауларның тагын бер кат тикшереләчәгенә һәм аларга кагылышлы төгәл җаваплар биреләчәгенә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев