Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ял вакытында балалар иминлеген тәэмин итәргә

Район прокуратурасы һәм хезмәт иминлеге буенча координацион советның бердәм утырышы узды. Аның эшендә эшчәнлекләре балалар тәрбияләүгә бәйле төрле органнар, тармаклар һәм оешма вәкилләре катнашты. Очрашу эшлекле мохиттә узды. Җыелучылар районның белем бирү учреждениеләре укучыларының җәйге ялын оештыру, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә зарарлы хезмәт шартларында эшләүче гражданнарга медицина тикшерүе үткәрү мәсьәләләре...

Район прокуратурасы һәм хезмәт иминлеге буенча координацион советның бердәм утырышы узды.

Аның эшендә эшчәнлекләре балалар тәрбияләүгә бәйле төрле органнар, тармаклар һәм оешма вәкилләре катнашты. Очрашу эшлекле мохиттә узды. Җыелучылар районның белем бирү учреждениеләре укучыларының җәйге ялын оештыру, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә зарарлы хезмәт шартларында эшләүче гражданнарга медицина тикшерүе үткәрү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

Район прокуроры Эдуард Хираҗев чыгышы балаларның имин ялын тәэмин итүне үз эченә алган канун таләпләрен үтәүгә багышланды. Ул башкарма хакимият органнарының вәкаләтләрен билгеләүче "РФдә бала хокукларының төп гарантияләре турында"гы Федераль Канун маддәсенә өстәмәләргә тукталды.

- Балалар ялын оештыру, шул исәптән аларның иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү буенча җирле үзидарә органнарына чаралар үткәрү җаваплылыгы йөкләнгән, - дип ассызыклады ул.

Чыгыш ясаучы туристик ял вакытында да иминлекне тәэмин итү мәсьәләсенә кагылды, катнашучыларның игътибарын ял вакытында балалар туклануын оештыру таләпләрен билгеләүче халыкның санитария-эпидемиология иминлеге турындагы Федераль Канун маддәсен үтәүгә юнәлтте. Шулай ук су объектларына карата санитария-эпидемиология таләпләрнең үтәлеше хакында да искәртте. Атап әйткәндә, Федераль Канун маддәсенә нигезләнеп, балаларга ачык сулыкларда бары тик әлеге максатлар өчен җиһазланган очракта гына коенырга рөхсәт ителә, шулай ук Роспотребнадзорның территориаль бүлегеннән тиешле карарның да булуы шарт. Иминлек максатларында балигъ булмаган үсмерләрнең сулыклар, урман массивлары янәшәсендә ял итүләрен тыярга.

Район прокуроры балалар белән эшләүче кадрларны сайлау кагыйдәләренә, балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләләренә дә җентекләп тукталды,

Җәйге каникуллар чорында мәктәп яны лагерьләрендә балаларның ялын оештыру мәсьәләсе белән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнур Идиятова таныштырды.

- Балаларның җәйге ялы - җаваплы чор, - дип билгеләп үтте ул. - Балалар ялын оештыручыларның төп бурычы - лагерьдә булган чорда аларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту.

Мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, 12 мәктәп яны көндезге ял лагерьләрендә - 500 укучы, ә 5 хезмәт һәм ял лагерендә 100 укучы ял итә.

Районның баш санитария табибе Андрей Тимирясов хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге укучыларның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү һәм сәламәтлекләрен контрольләү буенча даими эш алып бара.

Һәр елны балаларның җәйге ялын оештыручыларга ачыкланган кагыйдә бозуларны бетерүгә күрсәтмәләр бирелә. Су белән тәэмин итү системалары эшен контрольләү гамәлгә ашырыла, микробиологик, санитария-химик күрсәткечләр буенча суга анализ ясала. Бердәм эш бәрабәренә соңгы 10 елда районның җәйге сәламәтләндерү лагерьләрендә бер генә баланың да ризык белән агулану һәм йогышлы авыру йоктыру очрагы теркәлмәгән.

Балигъ булмаган гражданнарны эш белән тәэмин итүнең ничек оештырылуы турында Мәшгульлек үзәге директоры Иван Маклаков бәян итте.

Янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Ибляминов җәйге чорда балалар учреждениеләрен гадәттән тыш хәлләрдән саклау мәсьәләләренә тукталды. Җыелышта күтәрелгән актуаль мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев