Волонтер ярдәм итте
Аксубайда чираттагы санкциясез чүплек юк ителде. - Бистәдә каты көнкүреш калдыклары полигоны булуга карамастан, җирле яшәүчеләр юл янәшәсендәге ташландык урынны чүплеккә әверелдергәннәр, - дип зарланды бистә башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов. Бирегә төзелеш калдыклары, сынган агач ботаклары, буш шешәләр, пыяла ватыклары ташлаганнар. Район үзәгендәге Ирек урамында тупланган чүп-чар Аксубай бистәсе...
Аксубайда чираттагы санкциясез чүплек юк ителде.
- Бистәдә каты көнкүреш калдыклары полигоны булуга карамастан, җирле яшәүчеләр юл янәшәсендәге ташландык урынны чүплеккә әверелдергәннәр, - дип зарланды бистә башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов. Бирегә төзелеш калдыклары, сынган агач ботаклары, буш шешәләр, пыяла ватыклары ташлаганнар.
Район үзәгендәге Ирек урамында тупланган чүп-чар Аксубай бистәсе башкарма комитетының экология торышын яхшырту буенча берөзлексез хезмәт куйган эшчеләре көче белән җыештырылды. Чүплекне бетерүдә трактор-төягеч хуҗасы Рамил Низаев ярдәм итте.
- Рамилне экология волонтеры дип атарга була, - дип билгеләп үтте хөкүмәт вәкиле. - Үзенең техникасы белән ул безгә чүп төяп чыгаруда еш ярдәм итә. Аның булышлыгы белән берничә тонна каты көнкүреш калдыкларын җыеп полигонга чыгардык, ярты гектарга якын участокны тигезләдек.
Бистә хакимияте - экологик торышны яхшыртуда актив позиция алып бара. Экология икеайлыгы башыннан алып башкарма комитет район үзәге оешмалары белән берлектә берничә шимбә өмәсе оештырды һәм үткәрде.
- Шартлар тудырылуга карамастан, чүпне теләсә кая ташлаучы намуссыз гражданнар табылып тора, - дип ассызыклады Владимир Кононов. - Моның өчен 200 мең сумнан алып штраф санкциясе каралаган. Халык санкциясез чүплекләр турында бистәнең башкарма комитетына хәбәр итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев