Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Территорияләрне – чабырга, терлекләрне – чыгармаска

Территорияләрне тәртиптә тоту - һәр атна саен район планеркасында күтәрелгән иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Предприятиеләр һәм оешмаларның чәчәк түтәлләре, төзекләндерүгә бәйле алып барылган төзелеш эшләре күзләрне иркәли. Шулай да административ комиссиянең баш белгече Алексей Тимирясов аңлатма биргәнчә, кайберәүләр үзләре яшәгән йорт тирәсен тәртиптә тотуга битараф карыйлар. Административ комиссия апрель-май айларында...

Территорияләрне тәртиптә тоту - һәр атна саен район планеркасында күтәрелгән иң актуаль мәсьәләләрнең берсе.

Предприятиеләр һәм оешмаларның чәчәк түтәлләре, төзекләндерүгә бәйле алып барылган төзелеш эшләре күзләрне иркәли. Шулай да административ комиссиянең баш белгече Алексей Тимирясов аңлатма биргәнчә, кайберәүләр үзләре яшәгән йорт тирәсен тәртиптә тотуга битараф карыйлар. Административ комиссия апрель-май айларында чүплекләргә каршы көрәш алып барган булса, бүген исә - үләнгә каршы. Шуңа бәйле предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, гражданнарга үз территорияләрендә үләннәрне чаптырырга кирәклеге хакында искәртәсе килә. Малларны бәйләүдә асрау хакында да онытмаска. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу - моңа шулай ук иректә утлап йөргән маллар да, аларның яшеллекне таптавы да керә - штраф салу өчен административ беркетмә төзүгә сәбәп булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев