Аксуәбайда эшмәкәрләр Экология министры вәкилләре белән очраштылар. Әйләнә-тирә мохиткә начар йогынты ясаучы объектларны дәүләт реестрына кертү һәм аны алып бару кагыйдәләрен, 2017 елның 1 гыйнваренә кадәр исәпкә кую мәсьәләләрен тикшерделәр. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе баш белгече Ильяс Галлямов эшмәкәрләрне, бюджет предприятиеләрен, КФХ җитәкчеләрен ел азагына...
Аксуәбайда эшмәкәрләр Экология министры вәкилләре белән очраштылар.
Әйләнә-тирә мохиткә начар йогынты ясаучы объектларны дәүләт реестрына кертү һәм аны алып бару кагыйдәләрен, 2017 елның 1 гыйнваренә кадәр исәпкә кую мәсьәләләрен тикшерделәр. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе баш белгече Ильяс Галлямов эшмәкәрләрне, бюджет предприятиеләрен, КФХ җитәкчеләрен ел азагына кадәр Россия табигатьне күзәтү сайтында "Табигатьтән файдалану модуле"ндә теркәлергә чакырды. Мөрәҗәгать биш көн эчендә карала һәм категория үзләштерү турында таныклык бирелә.
Нет комментариев