Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Талпаннан сакланыгыз

Көннәр җылыта башлау белән республика территориясендә талпан энцефалиты вирусы һәм башка йогышлы авырулар таратучылар - талпаннарның тормыш эшчәнлеге активлаша башлый. Май аенда 15 аксубайлы талпаннан зыян күргән. Татарстанда 2 нозологик форма - талпан энцефалиты вирусы (КВЭ) һәм иксодлы талпан боррелиозы (ИКБ) теркәлгән. 16 марттан республикада талпаннар аша йога торган талпан...

Көннәр җылыта башлау белән республика территориясендә талпан энцефалиты вирусы һәм башка йогышлы авырулар таратучылар - талпаннарның тормыш эшчәнлеге активлаша башлый.

Май аенда 15 аксубайлы талпаннан зыян күргән. Татарстанда 2 нозологик форма - талпан энцефалиты вирусы (КВЭ) һәм иксодлы талпан боррелиозы (ИКБ) теркәлгән.

16 марттан республикада талпаннар аша йога торган талпан энцефалиты вирусы һәм башка инфекцияләрне мониторинглау башланды. Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге талпан тешләгәннән соң йогышлы авыруларның таралуын кисәтү планын тормышка ашыра башлады. Парклар, скверлар, җәйге сәламәтләндерү оешмалары, санаторияләр территорияләрендә талпаннарга каршы акарицидлы эшкәртү, шулай ук КВЭ йогу куркынычы янаган кешеләргә (урманчыларга, геологларга, нефтьчеләргә, газ хезмәте хезмәткәрләренә, табигатьтә эшләүче яки анда ял итәргә баручыларга) иммунлаштыру үткәрү планлаштырылган.

Роспотребнадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов урман массивларына һәм ял урыннарына барганда талпан энцефалитыннан саклануның профилактик чараларын үтәү турында искәртә:

- саклагыч киемнәр кияргә (күлмәк озын җиңле булырга һәм беләзектән резинка белән эләктерелергә тиеш, күлмәкне - чалбарга, чалбар балакларын - оекбашка төпләргә, башны һәм муенны яулык капларга тиеш);

- талпаннарны куа торган махсус чаралар - репеллентлар кулланырга;

- үзегезне һәм бер-берегезне һәр ике сәгать саен тикшереп торыгыз.

- Талпан тешләгән очракта аны тәннән чыгару өчен квалификацияле медицина ярдәме сорап район үзәк хастаханәсенә яисә ФАПка мөрәҗәгать итәргә, - дип сөйли районның баш санитария табибе. - Медицина хезмәткәре тәннән алынган талпанны тикшерүгә җибәрә һәм аның нәтиҗәләре буенча ашыгыч профилактика билгели һәм алга таба сәламәтлек торышын күзәтә. Тикшерү үткәрү мөмкин булмаган очракта ашыгыч рәвештә талпанга каршы иммуноглобулин салу таләп ителә.

Фото: kartalinka.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев