Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Сосновкага юл төзелә

Ниһаять, Емелькино авыл җирлегенә кергән Сосновка авылына кадәр юл төзеләчәк. Ул Емелькино авыл җирлегенә кергән биш торак пункт - Сосновка, Иске Чуаш Адәмсуы, Черемушки, Емелькино һәм Яңа Чуаш Адәмсуы авылларын тоташтырачак. Монда төзү эшләре 15 майда башланды. Без моңа кадәр гәзиттә, ТР Юл-транспорт министрлыгы сайтында, 1 ноябрьгә чаклы Аксубай -...

Ниһаять, Емелькино авыл җирлегенә кергән Сосновка авылына кадәр юл төзеләчәк.

Ул Емелькино авыл җирлегенә кергән биш торак пункт - Сосновка, Иске Чуаш Адәмсуы, Черемушки, Емелькино һәм Яңа Чуаш Адәмсуы авылларын тоташтырачак.

Монда төзү эшләре 15 майда башланды. Без моңа кадәр гәзиттә, ТР Юл-транспорт министрлыгы сайтында, 1 ноябрьгә чаклы Аксубай - Емелькино автомобиль юлының 16нчы километрыннан 24нче километрына кадәрге өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябык булуы хакында хәбәр ителүен язып чыккан идек.

Без килгәндә биредә, өстәвенә берүк вакытта юлның ике өлешендә - Аксубай ягыннан килгәндә Сосновка авылына җиткәнче һәм ике километр арырак эш кайный иде. Балчык төялгән КамАЗ машиналары бер-бер артлы килеп торды, су агу өчен торбалар салдылар. Әлеге эшкә 9 берәмлек техника - КамАЗлар, грейдерлар, бульдозерлар җәлеп ителгән. Юлны бригадир Павел Жарков җитәкчелегендә Аксубай юлчылары сала.

- Гомумән алганда җиде километрга якын асфальт түшәләчәк. Бүгенге көнгә аның ике километрдан артык өлешендә җир катламы тулысынча әзерләнгән, материал кертү дәвам итә, су үткәрү торбаларын урнаштырабыз, - дип эшкә аңлатма бирде Павел Жарков. - Билгеләнгән вакытка эшне тәмамларга ниятлибез - көзгә юл тулысынча салынып бетәчәк.

Емелькино төбәге халкы бу юлны күптәннән көтә инде, юл мәсьәләсе һәр җыенда күтәрелде. Шуңа күрә халык юлчыларның ничек эшләвен күреп шатланып туя алмый, эшнең һәр адымын күзәтеп баралар алар.

- Сөенеп туя алмыйбыз, юл төзелеп беткәч теләсә нинди һава торышында да авылдан чыга алачакбыз, каладан балалар да ешрак кайтачак, - диләр Сосновка авылында гомер кичерүче Мария һәм Анатолий Яковлевлар. - Балалар укыган вакытта кайта алмый интегәләр иде, хәзер оныклар ешрак кайтырлар.

Р.S.: Аксубай - Емелькино автомобиль юлында төзелеш эшләре барган чорда машина хуҗаларына төбәк билгеләнешендәге Чистай - Аксубай - Нурлат, Чистай - Аксубай - Нурлат - Түбән Татар Майнасы һәм Емелькино - Иске Татар Адәмсуы юлларыннан әйләнеп йөрү киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев