Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

ҮСК укулар үткәрде

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе Аксубай районында укулар үткәрде. Ә бит бердәм тавыш бирү көненә кадәр күп калмады - 2017 елның 10 сентябрендә Россия Федерациясендә Федерация субъектлары башлыкларын, РФ субъектларында дәүләт хакимиятенең кануннар чыгару органнары депутатларын һәм бермандатлы округлар буенча Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларны үз эченә алган төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләре...

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе Аксубай районында укулар үткәрде.

Ә бит бердәм тавыш бирү көненә кадәр күп калмады - 2017 елның 10 сентябрендә Россия Федерациясендә Федерация субъектлары башлыкларын, РФ субъектларында дәүләт хакимиятенең кануннар чыгару органнары депутатларын һәм бермандатлы округлар буенча Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларны үз эченә алган төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләре үтәчәк. Ә 2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлау узачак. Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе урынбасары Валентина Каменькова, бу участок сайлау комиссияләре - рәисләр, урынбасарлар һәм секретарьләр, шулай ук тулы составтагы территориаль сайлау комиссияләре өчен планлы уку-семинар, дип белдерде.

Семинар эшендә район башлыгы Камил Гилманов та катнашты.

- 1 июньнән "Президент сайлаулары турында"гы канунга үзгәрешләр кертелде, - дип билгеләп үтте Татьяна Каменькова. - Атап әйткәндә, әлеге Канун сайлауларда исәптән төшүне гамәлдән чыгара һәм теркәлү урыны буенча түгел, ә яшәү урыны буенча тавыш бирү мөмкинлеге тудыра.

Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе урынбасары безнең хәбәрчегә бу яңалыкның участок сайлау комиссияләре беркетмәләрен әзерләүгә дә кагылуын әйтеп үтте. Бердәм тавыш бирү көнендә мәгълүматларны "Сайлаулар" Дәүләт автоматлаштырылган системага кертүне тизләтү өчен участок комиссияләренең тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы беркетмәләрен машиналар укырлык код (QR-код) белән хәзерләү технологиясе кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев