Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Россия көнендә

Аксубайда Россия көне паспортлар тапшыру һәм концерт программасы белән билгеләп үтелде. Бәйрәм иртәсе бильярд турнирыннан башланды. Спортның әлеге төрендә көч сынашырга спорт ветераннары җыелды. Төп тантана үзәк мәйданда митингтан башланды, анда оешма һәм ведомстволар җитәкчеләре, 150гә якын бала катнашты. Район башлыгы Камил Гилманов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды....

Аксубайда Россия көне паспортлар тапшыру һәм концерт программасы белән билгеләп үтелде.

Бәйрәм иртәсе бильярд турнирыннан башланды. Спортның әлеге төрендә көч сынашырга спорт ветераннары җыелды.

Төп тантана үзәк мәйданда митингтан башланды, анда оешма һәм ведомстволар җитәкчеләре, 150гә якын бала катнашты. Район башлыгы Камил Гилманов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды.

- Илебезнең төп дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм. Чирек гасырдан артык илебез яңа тарихи шартларда яши, чәчәк ата. Икътисадта, социаль өлкәдә һәм илебезнең куәтен ныгытудагы зур үзгәрешләр халыкара аренада Россиянең абруен тәэмин итә, ватандашларның иртәгесе көнгә ышанычы, горурлыгы булып тора. Бәйрәм белән! Ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, бәхет һәм иминлек телим!

Россия Федерациясе әләмен күтәрү хөрмәтенә Аксубай районының Мактаулы гражданины Исмәгыйль Моратшин һәм физик культура отличнигы Александр Скворцов лаек булдылар. Яшь гвардиячеләр һәм мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте вәкилләре, тасмалар өләшеп һәм Россия әләмендәге төсләрнең нәрсәне үз эченә алуын аңлатып, "Триколор" акциясе үткәрделәр.

Тантаналы өлештән соң массакүләм уеннар башланды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре һәм яшь гвардиячеләр балалар өчен төрле спорт уеннары, мавыктыргыч көч сынашулар оештырдылар. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре балалар өчен "Россия һөнәрләре" темасына ребусларһәм кроссвордлар әзерләгәннәр. Өлкәннәр футбол кырына киттеләр. Мәгариф бүлеге, авыл җирлекләре, район башкарма комитеты һәм советы командалары мини-футбол уйнадылар.

Бәйрәм күңел ачулары Үзәк Балалар паркында дәвам итте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре биредә "Синең белән горурланабыз, Россия!" зур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Программа массакүләмле флеш-моб биюе белән башланып китте. Халык яратып өлгергән район артистлары Россия, туган як турында җырлар башкарып, бәйрәм белән котладылар. "Аксубай егетләре" һәм "Златоцвет" ансамбльләре чыгышы халык күңелен яулады. Котлауларга Яшь гвардия һәм яшь армия вәкилләре дә кушылды. Район башлыгы Камил Гилманов һәм Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча миграция бүлеге җитәкчесе Ольга Евлеева парк сәхнәсендә тантаналы төстә паспортлар тапшырдылар.

Концерт барышында "Бергә булдырабыз" хәйрия марафоны үтте. Исегезгә төшерәбез, безнең Хыял" балалар приюты базасында, "Бергә булдырабыз" проекты кысаларында спорт мәйданчыгын төзекләндерү, "Сәлфи" фототүгәрәге, агач остасы түгәрәге ачу, кунак бүлмәсе булдыру планлаштырыла. Приют җитәкчелеге әлеге проектны тормышка ашыру өстендә актив эш алып бара. Аларны бәйрәмгә җыелучылар да, җитәкчелек тә хуплады. Нәтиҗәдә 5800 сум акча җыелды.

Көн дәвамында мәктәп яны лагерьләрендә илебезнең туган көненә багышланган концертлар, митинглар, спорт ярышлары үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев