Аксубай авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре узган елда Казанда үткән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнаштылар. Шул исәптән авыл җирлекләре дә шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне сатуга алып бардылар. Республикабыз башкаласы халкы аксубайлыларга сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Ярминкәдә катнашучылар рәсми рәхмәтләргә дә лаек булдылар. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру һәм үткәрүгә өлеш...
Аксубай авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре узган елда Казанда үткән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнаштылар.
Шул исәптән авыл җирлекләре дә шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне сатуга алып бардылар. Республикабыз башкаласы халкы аксубайлыларга сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Ярминкәдә катнашучылар рәсми рәхмәтләргә дә лаек булдылар. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру һәм үткәрүгә өлеш керткәннәре өчен Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин - Казан мэры Илсур Метшиннан, Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсәбиков Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаровтан Рәхмәт хатлары алдылар. Район башлыгы Камил Гилманов Рәхмәт хатларын адресатларына әлеге авыл җирлекләре Советларының киңәйтелгән утырышында тантаналы мохиттә тапшырды.

Нет комментариев