Пенсия аларга бәйле
Рәсми

Пенсия аларга бәйле

УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев булачак пенсия күләменә йогынты ясаган төп факторны атап үтте. Бу - иминият стажының дәвамлыгы. Ул 2024 елга 15 елдан ким булмаска тиеш. Пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен - 60, хатын-кызлар өчен 55. Пенсиягә соңарып чыккан очракта иминият пенсиясе премиаль коэффициентлар хисабына һәр ел саен арта...

УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев булачак пенсия күләменә йогынты ясаган төп факторны атап үтте.

Бу - иминият стажының дәвамлыгы. Ул 2024 елга 15 елдан ким булмаска тиеш. Пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен - 60, хатын-кызлар өчен 55. Пенсиягә соңарып чыккан очракта иминият пенсиясе премиаль коэффициентлар хисабына һәр ел саен арта бара. Стаж белән хезмәт хакы зуррак булган саен, пенсия дә күбрәк булачак. Пенсиягә соңрак чыксаң, пенсия артачак дип вәгъдә итә дәүләт. Өченчесе - пенсия баллары исәбе. Ә ул мәҗбүри пенсия иминияте взносларына һәм иминият стажының дәвамлылыгына бәйле. Эш бирүченең иминият взнослары, рәсми хезмәт хакы күләме һәм пенсия тәэминаты варианты да пенсиягә йогынты ясый. Бары тик иминият пенсиясен генә формалаштырганда, еллык балларның максималь исәбе - 10. Бер үк вакытта иминият һәм тупланма өлешне дә формалаштырганда баллар исәбе - 6,25.


Нет комментариев