Инвесторның техникасыз да, малсыз да калдырып китүе Яңа Кармәт авыл җирлеге халкы өчен хәвефле мизгел булды. Әмма тиздән авыл хуҗалыгы тармагын зур үзгәрешләр көтә. Яңа инвестор килә - Самараның "Био-тон" компаниясе. Бу хакта еллык йомгаклау утырышында Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте. Җирлектә мөгезле эре терлекләр баш...
Инвесторның техникасыз да, малсыз да калдырып китүе Яңа Кармәт авыл җирлеге халкы өчен хәвефле мизгел булды.
Әмма тиздән авыл хуҗалыгы тармагын зур үзгәрешләр көтә. Яңа инвестор килә - Самараның "Био-тон" компаниясе. Бу хакта еллык йомгаклау утырышында Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте.
Җирлектә мөгезле эре терлекләр баш санының артуы сөендерә. Мисалга, әгәр узган елда көненә 620 килограмм сөт тапшырсалар, быел шәхси сектордан 700 килограмм җыела. Бу гаилә бюджеты өчен яхшы табыш. Ташламалы кредитлаштыру программасы буенча 7 гаилә 1 миллион 304 мең сум акча алган.
Җирлектә демографик хәл дә башкаларныкыннан яхшырак. Үлүчеләр саны туучылар исәбе белән тиңләшә диярлек - 2016 елда 16 кеше вафат булса, 15 сабый дөньяга килгән.
Рус Кармәте мәктәбе коймасы төзекләндерелгән. Яңа Кармәт мәктәбен клуб бинасы түбәсе астына күчергәннәр. Рус Кармәте клубы түбәсе ремонтланган. Юлларга вак таш җәелә. Яңа Кармәттә резерв скважинасын суүткәргеч системага тоташтыру буенча эшләр проектлаштырылган һәм башкарылган. 450 метр озынлыкта трасса сузылган, куәтле насос урнаштырылган.
Рус Кармәтендә үзара салым акчасына санитар зона төзелгән, насос сатып алынган, скважиналарны ремонтлау һәм аларгахезмәт күрсәтүгә килешү төзелгән.
Яңа Дума авылында үзара салым акчасына су алу өчен колонка урнаштырганнар, гидрант өчен материал сатып алганнар.
Рус Кармәтендә урамнарны яктырту челтәрен кабаттан җайга салганнар. 17 яктырткыч тулысы белән исәпләү җиһазына тоташтырылган. Думада Каенлы чишмәсен төзекләндергәннәр, авыл халкы инициативасы белән елга аша асылмалы күпер ремонтланган. Ямбайда фермер үз хисабына буа будырган.
Максатлар: үзара салым акчасына Думада чүплекне төзекләндерергә, карт агачларны кисүне төгәлләргә, Яңа Кармәт һәм Ямбайда юлларга вак таш салуны дәвам итәргә, Яңа Кармәттә тукталыш төзергә, Думада паркны төзекләндерергә, Рус Кармәтендә суүткәргечне ремонтларга, Думада гидрантны монтажларга. Урам яктырткычларны исәпләү җиһазларына тоташтыру һәм энергиясаклагыч лампалар кую планлаштырыла.
- Аңлашыла ки, Яңа Кармәт авыл җирлеге советы үз алдына нинди генә максатлар куймасын, аларны халык, район җитәкчелеге, инвесторлар, нефтьчеләр, авылда туып үскән һәм бүгенге көндә читтә яшәүче кешеләр ярдәменнән башка тормышка ашыру җиңел түгел, - диде чыгышы соңында җирлек башлыгы Илнур Шакиров.
Нет комментариев