Берничә еллар агымында районда Варшава килешүе илләрендә хезмәт иткән элеккеге сугышчылар берләшмәсе эшләп килә. Аларны уртак мәнфәгатьләр берләштерә. Күптән түгел Көнбатыш гаскәрләр төркеме (КГТ) ветераннары союзы җирле бүлегенең чираттагы очрашуы булды. Ул Көнбатыш гаскәрләр төркеме ветераннары союзының төбәк рәисе, отставкадагы генерал майор Анатолий Молоствов җитәкчелегендә үтте. Анда сәяси вәзгыять, бүлекнең...
Берничә еллар агымында районда Варшава килешүе илләрендә хезмәт иткән элеккеге сугышчылар берләшмәсе эшләп килә.
Аларны уртак мәнфәгатьләр берләштерә. Күптән түгел Көнбатыш гаскәрләр төркеме (КГТ) ветераннары союзы җирле бүлегенең чираттагы очрашуы булды. Ул Көнбатыш гаскәрләр төркеме ветераннары союзының төбәк рәисе, отставкадагы генерал майор Анатолий Молоствов җитәкчелегендә үтте. Анда сәяси вәзгыять, бүлекнең эшләре һәм проблемалары турында сүз барды, киләсе елга бурычлар билгеләнде. Очрашу спорт ярышлары белән тәмамланды.
Элеккеге сугышчыларның берсе дә бильярдтан битараф түгел. Алар уңай тәэсирләр алып, зур кызыксыну белән уйнадылар. Җиңүче дә билгеле булды - ул Көнбатыш гаскәрләр төркеме ветераннары союзының Аксубай бүлеген җитәкләүче Федор Семенов. Геннадий Абросимов һәм Сергей Касьянов призерлар булдылар.
- Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышыннан соң безнең хәрбиләрнең Европада тынычлык урнаштыруга керткән хезмәтләренең онытыла баруы турында ачыктан-ачык әйтергә була, - дигән фикерләрен белдерде бүлек советы әгъзасы Георгий Мадюков. - Безнең иҗтимаги берләшмә эшчәнлеге тарихи гаделлекне торгызуга юнәлдерелгән.
Оешма яңа гына формалашуга карамастан, бу вакыт эчендә изге эшләр бихисап башкарылган. Элеккеге сугышчылар хәрби-патриотик чараларда катнашалар, мәктәп укучылары белән очрашалар, әңгәмәләр үткәрәләр, өлкән сугышчылар буынының өйләренә барып хәл-әхвәлләрен белешеп торалар.
Нет комментариев