Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Икътисади совет киңәште

Район икътисади советының көн тәртибенә район рейтингының индикацион күрсәткечләре үтәлеше һәм район бюджетының агымдагы үтәлеше турындагы мәсьәләләр кертелде. Утырышны район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин, район рейтингы республика күзлегеннән чыгып караганда күптөрле күрсәткечләр, шул исәптән салымнар җыю, тулаем территориаль продукция җитештерү, районга инвестицияләр җәлеп...

Район икътисади советының көн тәртибенә район рейтингының индикацион күрсәткечләре үтәлеше һәм район бюджетының агымдагы үтәлеше турындагы мәсьәләләр кертелде.

Утырышны район башлыгы Камил Гилманов алып барды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин, район рейтингы республика күзлегеннән чыгып караганда күптөрле күрсәткечләр, шул исәптән салымнар җыю, тулаем территориаль продукция җитештерү, районга инвестицияләр җәлеп итү, кече һәм урта бизнес предприятиеләре әйләнеше, демография, торак төзү һәм башка күрсәткечләрдән чыгып формалаша, дип билгеләп үтте.

Рейтинг күрсәткечләренең үтәлеше - районның бүгенге һәм киләчәк торышын билгеләүче мөһим фактор. Әмма эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып саннар түгел, ә гражданнарның иминлеге торырга тиеш. Моны район башлыгы Камил Гилманов аерым ассызыклады. Ул бүгенге көндә эш хакы 10 мең сумнан ким булган район оешмаларын кискен тәнкыйтькә тотты. Болар "Росгосстрах", "Ак Барс-Мед", "НАСКО" иминият компанияләре, Росреестрның документлар кабул итү һәм бирү буенча территориаль бүлеге офисы, "ЦКС" МБУК, авыл җирлекләре башкарма комитетлары, "Россельхозцентр" бүлеге. Район башлыгы бу оешмалар җитәкчеләрен комиссиядә тикшереп, чаралар күрергә боерды.

- Кеше мондый табышка гына яши алмый, - дип җитәкчеләргә карата ризасызлыгын белдерде район башлыгы. Үзегез мондый түбән хезмәт хакыннан коммуналь хезмәтләр, балалар бакчасы өчен түләп, гаиләне туендырып карагыз.

Районда составында спирт булган продукция сату да шулай ук борчу уята, онлайн-класс җиһазларының авыл эшмәкәрләре өчен кыйммәтле булуы сәбәпле, районның дүрт торак пунктында алкоголь продукциясе сату нокталары ябылган һәм тагын бишесендә бу эшчәнлекне туктатуга бәйле документлар тапшырылган. Табигый ки, әлеге авыллар халкы лицензияле составында спирт булган продукция сатып алудан мәхрүм калган, ә бу көмешкә һәм ялган аракы сатуның чәчәк атуына, шул рәвешле алкоголь белән агуланып үлүчеләрнең артуына китерә.

Территорияләрне төзекләндерү мәсьәләсе дә шулай ук мөһим урынны алып тора. Илшат Моратшин авыл җирлекләре башлыкларына һәм оешмалар җитәкчеләренә грант ярдәме чаралары турында тәфсилләп сөйләп, альтернатива буларак аларга грантлар оту бәйгеләрендә катнашырга тәкъдим итте.

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Сетрова бюджетның керем өлешенең үтәлешенә анализ ясады һәм авыл җирлекләре башлыклары игътибарын салымнар һәм суэтем башняларын тәэмин итүгә бәйле тотылган чыгымнарны каплауга юнәлтергә чакырды. Ул үзара салым акчасына өстәләчәк республика өлешенең җәйге чорда көтеләчәген, ә хәзер исә узган еллардан калган акчаларны үзләштерергә кирәклеге хакында да хәбәр итте.

- Юлларны төзекләндерүгә вак таш кайтарту өчен көзге пычракларны көтеп ятмагыз. Материалларны бүгеннән үк кайтартып, юлларны хәзер үк салыгыз, - дип катгый таләбен белдерде ул муниципалитетлар башлыкларына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев