Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Хәбәр иткән өчен – премия

"Халык контроле" сервисында ялган һәм сыйфатсыз алкоголь продукциясе сату проблемасына кагылышлы өч категория тәкъдим ителгән. "Этил спиртын, аклоголь һәм составында спирт булган продукцияне канунсыз җитештерү һәм (яки) сату" категориясендә алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне легаль булмаган җитештерү, эшкәртү, тутыру һәм шулай ук аларны тәкъдим итү каналлары турында мөрәҗәгатьләр басыла....

"Халык контроле" сервисында ялган һәм сыйфатсыз алкоголь продукциясе сату проблемасына кагылышлы өч категория тәкъдим ителгән.

"Этил спиртын, аклоголь һәм составында спирт булган продукцияне канунсыз җитештерү һәм (яки) сату" категориясендә алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне легаль булмаган җитештерү, эшкәртү, тутыру һәм шулай ук аларны тәкъдим итү каналлары турында мөрәҗәгатьләр басыла. Әгәр дә сыйфатсыз яки ялган аракы сатуга бәйле проблема кафе, бар, ресторан территориясендә күзәтелә икән, бу очракта мөрәҗәгатьләрне "Сату кагыйдәләрен бозу" яки "Җәмәгать туклануы" категорияләренә юлларга кирәк. Һәр мөрәҗәгать буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан җентекле тикшерү уздырылачак. Исегезгә төшерәбез, әгәр кагыйдә бозу фактлары дәлилләнә икән, мөрәҗәгать итүчегә матди бүләкләү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев