2017 елның 1 гыйнвареннән гомуми юрисдикциядәге теләсә кайсы судка (җәмәгать судьяларыннан кала) документларны электрон төрдә тапшыру мөмкин булачак: дәгъва гаризаларын, гаризаларны, үтенечләрне, шикаятьләрне һ.б. Документлар электрон төрдә мәхкәмәнең Интернеттагы рәсми сайты аша тапшырыла, электрон имзалана. Документларны тапшырганчы гражданнар гомуми юрисдикциядәге федераль судларга тапшыру Тәртибе белән һәм шул исәптән электрон документ...
2017 елның 1 гыйнвареннән гомуми юрисдикциядәге теләсә кайсы судка (җәмәгать судьяларыннан кала) документларны электрон төрдә тапшыру мөмкин булачак: дәгъва гаризаларын, гаризаларны, үтенечләрне, шикаятьләрне һ.б.
Документлар электрон төрдә мәхкәмәнең Интернеттагы рәсми сайты аша тапшырыла, электрон имзалана.
Документларны тапшырганчы гражданнар гомуми юрисдикциядәге федераль судларга тапшыру Тәртибе белән һәм шул исәптән электрон документ формасы белән җентекле танышырга тиеш. Тәртип документларны электрон төрдә тапшыру шартларын, җинаять, гражданнар, административ процессларда документларны электрон төрдә тапшыру үзенчәлекләрен дә үз эченә ала.
Документлар электрон төрдә кулланучының шәхси кабинеты аша, ГАС "Правосудие" (www.sudrf.ru) интернет-порталында урнашкан судның рәсми сайтында булдырылган "Процессуаль документларны электрон төрдә тапшыру" бүлегендә Татарстан Республикасы Аксубай район судының рәсми сайты адресы: aksubaevsky.tat.sudrf.ru аша тапшырыла.
Татарстан республикасы Югары Суды рәсми сайты адресы: vs.tst.sudrf.ru.
Фото: www.tv2.tomsk.ru
Нет комментариев