Депутатка рәхмәтле
Рәсми

Депутатка рәхмәтле

Яңа елдан соң Аксубай районы мәчетләре район гәзитләрен ала башладылар. "Татнефтепром - Зюзәйнефть" ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин мөхтәсибәтләргә шундый бүләк ясады. - Аксубай мөхтәсибәте һәм "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район гәзите җитәкчесе-баш мөхәррире Айдар Моратшин ярдәмендә ике арада үзара хезмәттәшлек җайга салынган - мөселманнар, мәчетләр, мөхтәсибәтләр...

Яңа елдан соң Аксубай районы мәчетләре район гәзитләрен ала башладылар. "Татнефтепром - Зюзәйнефть" ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин мөхтәсибәтләргә шундый бүләк ясады.

- Аксубай мөхтәсибәте һәм "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район гәзите җитәкчесе-баш мөхәррире Айдар Моратшин ярдәмендә ике арада үзара хезмәттәшлек җайга салынган - мөселманнар, мәчетләр, мөхтәсибәтләр тормышы турында район гәзитендә мәкаләләр басылып тора. - Шуңа күрә район гәзите мәчетләр һәм дини кешеләр өчен бик мөһим басма, - дип билгеләп үтте ТР Мөселманнар Диния Нәзарәтенең Көньяк төбәге казые, Аксубай районы мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров. - Шамил Габделхәй улына рухи бүләге өчен без бик рәхмәтле.


Нет комментариев