Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итте

РФ Дәүләт Думасы депутатына шәхси һәм җәмәгать проблемалары белән мөрәҗәгать иттеләр. Депутат беренчеләрдән булып имам-мөхтәсиб, Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәровны кабул итте. Мөселманнар лидеры мөселман балалары өчен Сабан туе үткәрү турында борчыла. Бәйрәм июнь ае ахырына билгеләнгән. Барлык Кама арты районнарыннан балалар һәм имамнар килер дип көтелә. Айрат Хәйруллин...

РФ Дәүләт Думасы депутатына шәхси һәм җәмәгать проблемалары белән мөрәҗәгать иттеләр.

Депутат беренчеләрдән булып имам-мөхтәсиб, Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәровны кабул итте. Мөселманнар лидеры мөселман балалары өчен Сабан туе үткәрү турында борчыла. Бәйрәм июнь ае ахырына билгеләнгән. Барлык Кама арты районнарыннан балалар һәм имамнар килер дип көтелә. Айрат Хәйруллин вакыйганың кызыклы буласын билгеләп үтте, матди ярдәм күрсәтергә һәм ул гына да түгел, мөмкинлектән чыгып үзе дә бәйрәмдә катнашырга вәгъдә итте. Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин бик күп ведомство бусагасын таптаганнан соң депутат янына килгән. Аны Иске Савруш авылына кергән төп юлда Саврушка елгасы аша салынган күпергә капиталь ремонт ясау мәсьәләсе борчый. Ул проблема турында тәфсилләп сөйләде, документларны, проектны тәкъдим итте. Шул ук "күпер" проблемасы белән Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров та кабул итүгә килгән. Айрат Нәҗип улы проблемаларны өйрәнеп, көченнән килгәнчә ярдәм итәчәген белдерде. Мюд авыл җирлегенә кергән Ахматка, Иске Үзи авыл җирлегенә кергән Яңа Мокшино һәм Яңа Баланда авылы кешеләрен юллар проблемасы борчый. Иске Ильдеряк һәм Киса авылларында авария хәлендә булган балалар бакчалары урынына яңаларын торгызу кирәк. Безнең һәм Алексеевск районы кешеләре шәхси мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорадылар. Тулаем барлык проблемалар да депутатның шәхси контроленә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев