Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Алкоголь өчен автомобильсез калырга мөмкин

Автомобиль йөртүчеләр ялган алкоголь йөрткән өчен машиналарыннан мәхрүм калырга мөмкин. Бу турыда Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкче белгеч-эксперты Госман Билалов хәбәр итте. "Районда халыкка ялган аракы сату проблемасы әле дә саклана. Чаралар куллануга карамастан, районга легаль булмаган алкоголь ташу дәвам итә", - дип белдерде ул. - Экспертиза күрсәткәнчә, күп очракта составында...

Автомобиль йөртүчеләр ялган алкоголь йөрткән өчен машиналарыннан мәхрүм калырга мөмкин.

Бу турыда Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкче белгеч-эксперты Госман Билалов хәбәр итте. "Районда халыкка ялган аракы сату проблемасы әле дә саклана. Чаралар куллануга карамастан, районга легаль булмаган алкоголь ташу дәвам итә", - дип белдерде ул.

- Экспертиза күрсәткәнчә, күп очракта составында спирт булган әлеге продукция куллануга яраксыз, икенче төрле әйтсәк - агу.

РФ Хөкүмәте 2015 елның 20 сентябрендә кабул ителгән Карар нигезендә ялган аракы җитештерүче, саклаучы һәм ташучы затларга карата җәза катгыйланды, алардан продукция генә түгел, шулай ук технологик җиһазлар һәм транспорт та йолып алыначак. 2017 елның 31 мартыннан суд карары буенча ялган аракы йөрткән яки аны сатып алу өчен кулланылган транспорт чаралары йолып алыначак. Хөкүмәт бер кешегә тиешле документларсыз 5 литрдан күбрәк легаль алкоголь продукциясе ташуга рөхсәт бирү мәсьәләсен хәл итә.

Фото: u24.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев