Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына рубрикасы буенча яңалыклар
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Матросов Анатолий Васильевич
1926 елның 1 июлендә Аксубай районының Кәкре Күл авылында туган. Фронтка 1943 елда чакырыла. Мәскәү янында кече командирлар әзерләү мәктәбен тәмамлаганнан соң 1944 елның июль башында сугышка керә. Сугышчан юлын Ржев шәһәреннән башлый, аннан соң 35 нче ОБРО составында утка тотучы буларак, Белоруссия, Латвия, Литва, Көньяк Пруссиягә (Кенигсберг шәһәре) кадәр...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Жарков Николай Иванович
1925 нче елның 15 нче декабрендә Аксубай бистәсендә дөньяга килә. 1943 нче елның февралендә фронтка чакырыла. Фронт юлы: Карелия, икенче Украина, өченче Украина фронтлары. 100 нче укчылар гвардия һава десанты полкы, 301 нче гвардия һава десанты полкы, 298 нче укчылар гвардия һава десанты полкы, хәрби дәрәҗәсе - гвардия ефрейторы. 1949...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Абзалов Хәйдәр Нуретдин улы
1918 нче елның 8 нче сентябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туа. 1939 нчы елда хәрби хезмәткә чакырыла. Сталинградтан алып, Берлинга кадәр барган көрәшләрдә катнаша, мастер, механик, өлкән сержант, авиация технигы булып хезмәт итә. "1941-1945 еллар фронтовигы" күкрәк билгесе, Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Тыныч тормышта бухгалтер, товаровед...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Исхаков Алимҗан Әхмәтҗан улы
1925 нче елның 23 апрелендә Чүпрәле районының Татар Саплыгы авылында туа. Бүгенге көндә Аксубайда яши. 1943 нче елның гыйнварендә фронтка чакырыла. Фронт юлы: 4 нче разведчиклар батальоны, укчы, 1945 нче елның августыннан 1948 нче елның февраленә кадәр Япония белән барган көрәшләрдә катнаша. Бүләкләре: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков, "Фронтовик"...
-
Герой хөрмәтенә жиңелатлетчылар узышы
Җиңү парадында 37 ел элек Аксубай үзәгеннән алып, Кәкре Күл авылына кадәр җиңел атлетика марафоны старт алган иде. Шул вакыттан бирле районда изге йола барлыкка килде - Советлар Союзы герое Григорий Романовның туган авылына кадәр җиңел атлетика йөгерүләре уздыру гадәткә керде. Кросста катнашучылар хәбәр итүенчә, спортчыларның саны елдан-ел арта гына...
-
Җиңү канәфере
Яшьләр парламенты Яшьләр гвардиясе һәм волонтерлар корпусы белән берлектә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Җиңү канәфере" Бөтенроссия акциясендә катнашты. Алар сугышта илебезнең бәйсезлеген яклап көрәшкә күтәрелгән һәм сугыштан соң фидакарь хезмәт куйган кешеләр хөрмәтенә куелган Дан аллеясын тәртипкә китерделәр.
-
Безнең шефлыктагы ветеран бабай
Сугыш! Шушы кыска гына сүз эченә күпме нәфрәт, күпме күз яшьләре, күпме каргыш сыйган. Ул күпме балаларны газиз ата-аналарыннан аерды, аларның чәчәк кебек гомерләрен аяк астына салып таптады. Сугыш аркасында күпме авыллар, шәһәрләр бомбага тотылды, алар урынында хәрәбәләр генә калды. Безнең шефлыктагы Гафиятуллин Әхмәдулла Сөнгатулла улы да, шушы сугышка үзенең...
-
Онытылмас каһарманнар
Һәйкәл булып баса җиңүчеләр, Таш сын булып калка батырлар. Батырларның даны йолдызлардай, Безнең хәтерләрдә балкырлар. 1941 нче елның 22 июнь иртәсе илгә зур афәт алып килә: Бөек Ватан сугышы башлана. Халкыбыз бердәм булып дошманга каршы сугышка, азатлык сугышына күтәрелә. Хатыннар - ирләрен, балалар - әтиләрен, яшь кызлар сөйгән ярларын сугыш...
-
Валя – эмалитчица
Аксубай картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 87 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Михайлова гомер кичерә. Ул монда Казаннан бер ел элек олыгайган көнендә ялгызы гына калгач килеп урнашкан, Валентина Ивановна бердәнбер кызын 2001 елда жирли. -Социаль анамнез җыю вакытында ул үзенең Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны булуын, 16...
-
Батыр элемтәче Алексеев
Без күп еллар үтүгә карамастан, икенче бөтендөнья сугышы геройларының батырлыгы белән чиксез горурланабыз. Иван Алексеев - дошманны җиңеп кайткан фронтовикларның берсе. Ул Түбән Баланда авылында туып үскән. Аңа 1942 елда 18 яшь тула. Егетне фронтка чакыралар. Кызылармияче 975 нче зенит-артиллерия полкында телефонист булып хезмәт итә. Ул командованиене элемтә белән тәэмин...
-
Хәтерне саклап
Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында сугышка озатылган меңәрләгән аксубайлылар арасында Тимофей Чурбанов та бар. Балачактан ук аның тормыш юлы бик авыр була. Ятим кала. Аны бабасы тәрбияли. Малай белемгә тартыла. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Чистайда белем ала, техниканы өйрәнә. Сугышка кадәр өйләнергә дә өлгерә. Истәлекләрдән: "1941 нче елның 22 нче июнендә мин...
-
Сугыш юллары буйлап
Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңгән туганнарының хәтере һәр гаиләдә кадерле. Александровлар гаиләсе дә әтиләре, бабалары Александр Алексеевичның хәрби документларын һәм бүләкләрен кадерләп саклыйлар. Бу - гаилә ядкаре. - Әтиебезне ничек Кызыл армиягә озатканыбызны хәтерлим әле, - дип сөйли Виталий Александрович. - Миңа ул вакытта дүрт яшь иде. Ул тәрәзә яныннан...
-
Картаймагыз әле, ветераннар!
Бөек Ватан сугышы берәүне дә урап узмаган. Авыллардан бөтен ирләрне фронтка озаткач, хезмәткә хатын-кызлар һәм балалар кала. Алар кырларда эшлиләр, урман кисәләр, торф әзерлиләр, күмер артыннан шахталарга төшәләр, станоклар артында торалар. Үз-үзләрен аямыйча, төрле өлкәләрдә хезмәт куялар. Сугышка киткәннәрнең күбесе яу кырында ятып кала. Менә ил 70 ел имин тормышта...
-
ГЕРОЙ ИСЕМЕНӘ ЛАЕК БАТЫРЛЫК
Совет солдатларының сугышта күрсәткән батырлыклары турында тарих бүген дә яңа битләрен ача бара. Яңаибрайлы Шакир Әхмәтҗанов белән дә шулай булды. Ул Советлар Союзы герое исеме бирелүгә тәкъдим ителгән була. Бу турыда бары тик җитмеш елдан артык вакыт узгач кына беләләр. Яңа Ибрай урта мәктәбе директоры Ринат Мотыйгуллин фронтовикның туганы Лилия...
-
Җиңүгә илткән озын юл
Аксубайның өченче мәктәбендә узган әдәби-сәнгать композициясендә ветеран-педагог Николай Янилкин катнашты. "Аксубайлылар - Ватанны саклаучылар" китабы авторы - Николай Андреевич хәрби хәзерлек дәресләре укытучысы булып эшләде, хөрмәткә лаек ветеран буларак, Кремльдә Рөстәм Миңнеханов кулыннан юбилей медале алды. Ул балаларга китапның басылып чыгу тарихы турында сөйләде. -Бөек Ватан сугышы еллары тарихта тирән...