Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына рубрикасы буенча яңалыклар
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Гыйзәтов Гөбәйдулла Нәмәтулла улы
1924 нче елның 20 нче июнендә Яңа Дума авылында туа. 1942 нче елның августында Кызыл Армиягә чакырыла, 1942 нче елның октябренә кадәр Суслонгерда була, шуннан соң хәрәкәттәге армиядә хезмәт итә. Сугышчан юлын Белгород шәһәрендә башлый. Зенитчы-пулеметчылар полкы составында сержант буларак Украинаны, Бессарабияне, Румынияне, Венгрияне, Чехословакияне азат итүдә катнаша. Җиңүне Мелин...
-
“Георгий тасмасы“
Аксубай яшьләре дә "Георгий тасмасы" акциясенә теләп кушылды. Районның үзәк мәйданында волонтерлар һәм ФОРПОСТ әгъзалары ике йөзгә якын Җиңү көне символын таратты. "Георгий тасмасы" акциясе Россиядә беренче тапкыр 2005 елда уза, шул вакыттан башлап 9 Май бәйрәменә кара һәм кызгылт-сары төсләрдән торган тасманы тагу күркәм йолага әверелде.
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Хәсәнов Шәяхмәт Вәлиәхмәт улы
ТАССРның Октябрь районы Югары Нурлат авылында туа. Аксубай районының Карасу авылында яши. 1942 елның апрелендә хәрби хезмәткә чакырыла һәм частька озатыла. Сугыш вакытында 211 нче укчылар полкында снайпер, шул ук вакытта 2151 нче округ автосклады укчысы булып хезмәт итә. 1945 елның августында уң кулы һәм уң аягы каты яралана. Сугыштан...
-
Үлемсез полк
Бөек Ватан сугышы солдатлары турындагы хәтерне һәр гаиләдә саклау максатыннан Татарстан кабаттан "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Район ветераннар советы Аксубай бистәсе кешеләренә, авыл халкына акцияне хупларга чакырып мөрәҗәгать итә, 9 майга кадәр үзегезнең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгыз портретлары белән транспарантлар әзерләргә - алар "Үлемсезләр полкы" составында лаек- лы...
-
Аксубай – Белоруссия: юл ачык
Ветераннар советы инициативасы белән район делегациясе геройларча башын салган якташыбыз Филипп Мазилинның каберен зыярәт кылу өчен Белоруссиягә юл алды. Сәфәргә чыгар алдыннан, каберенә сибү өчен, Рус Кармәте авылында батыр яшәгән йорт торган нигездән туфрак алынды. Әлеге йолада авылның йөзләгән кешесе катнашты. Тантаналы митинг бер минутлык тынлыктан башланды. - Филипп Мазилинның...
-
Георгий тасмасы – Җиңү символы
Иртәгә "Георгий тасмасы" патриотик акциясе старт ала. Бу фашист илбасарларын җиңүне, Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүне гәүдәләндергән тасмаларны өләшү акциясе. Акция кысаларында безнең районда волонтерлар биш йөзгә якын тасма таратачак. Иртәгә алар әлеге максаттан үзәк мәйданга, урам чатларына, район үзәк хастаханәсе микрорайонына чыгачак.
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Колесников Николай Прокопьевич
1919 нчы елның 6 декабрендә Чистай өязе Котыш волосте Яңа Кыязлы авылында туа. 1939 нчы елның кышында хәрби хезмәткә чакырыла. Могилевск өлкәсенең Орел шәһәрен, Братислава шәһәрен, Брест крепостен азат итүдә катнаша, сугышны Польшада тәмамлый. "Батырлык өчен", "Сталинградны азат иткән өчен", "Могилевск өлкәсенең Орел шәһәрен азат иткән өчен" һәм юбилей медальләре,...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Хөснетдинов Сәмигулла Сөнгатулла улы
1922 елның 10 маенда Аксубай районының Яңа Ибрай авылында туа. Фронт юлы: 1941 елның августыннан 1941 елның сентябренә кадәр Волск авиаучилищесы курсанты. 1941 елның сентябреннән 1945 елның маена кадәр пулеметчы, разведчик, радист булып хезмәт итә. Сугышта алган хәрби бүләкләре: III дәрәҗә Дан ордены, "Батырлык өчен","Сталинград оборонасы өчен" медальләре, "Берлинны алган...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Казаков Петр Григорьевич
1923 нче елның 1 нче июнендә Сөнчәле авылында туа. 1941 нче елның августында хәрби хезмәткә чакырыла. Ленинградта хезмәт итә. 1942 нче елда каты яралана һәм армия хезмәтеннән азат ителә. Аны Чуашстандагы 1 нче санлы балалар колониясенә эшкә җибәрәләр, анда ул хәрби сакта эшли. 1943 нче елда туган ягына әйләнеп кайта....
-
“Аксубай районының Җиңү йөзләре“
Бөек Җиңү көненә кадәр 25 көн калды. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү алып килгән 9 майга Аксубай районы да үзеннән зур өлеш кертте. Районның 10800 ул һәм кызы фронтка китә. Аларның 5700е сугыштан кире әйләнеп кайтмый. Бүгенгесе көндә районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 24 ветеран яши. Күп милләтле район...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Даутов Ислам Әхмәт улы
1924 елның 14 февралендә Аксубай районы Карасу авылында дөньяга килә. 1942 елның октябрендә хәрби хезмәткә чакырыла. 4 нче йөк транспорты ротасында йөк ташучы булып хезмәт итә. "Германияне Җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән. Җиңү көне уңаеннан бирелгән күпсанлы юбилей медальләренә ия. Тыныч тормышта тракторчы, ферма мөдире, бригадир булып эшли.
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Гафиятуллин Әхмәдулла Сөнгат улы
1926 елның 20 августында Аксубай районы Яңа Ибрай авылында дөньяга килә. 1943 елда фронтка чакырыла, саперлар батальонында хезмәт итә. Сугышчан бүләкләре: "Германияне Җиңгән өчен" медале. Җиңүне Польшаның Тори шәһәрендә каршы ала. Өенә 1946 елның декабрендә кайта. Тыныч тормышта төзүче булып эшли.
-
Үз геройларыбызны искә алыйк
Бөек Ватан сугышы меңләгән якташларыбызның гомерен алып китте. Бу геройлар Җиңү, балалары, оныклары, киләчәк буын өчен тыныч тормыш бәрабәренә башларын салдылар. Якташларыбыз арасында бөек батырлык кылып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучылар да бар. Шуларның берсе - Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Филипп Мазилин. Сугыш кырларында һәлак булган якташыбыз армиягә 1942...
-
Сугышка беренче кергәннәргә
Истәлекле дата - Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан Киса авылында Чик баганасы урнаштырдылар. Әлеге торак пунктта 10 чик сакчысы яши, һәм алар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тиешле ихтирам күрсәтүне үзләренең бурычы итеп саныйлар. - Нәкъ менә чик сакчылары 1941 нче елның июнендә, беренчеләрдән булып, сугышка керә, -...
-
Әтидән хат
Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңелендә тирән эз калдырды. Сугышта булган батырларның хатлары бүгенгә кадәр балалары тарафыннан якты истәлек булып кадерләп саклана. Шундый хатларның берсе Габидуллин Сабирҗан Дәүләтша улыннан килгән. Ул сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Тик аңа үзенең бертуганнары Сәлимҗан, Галимҗан кебек үк өенә кабат әйләнеп кайту бәхете...