Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына рубрикасы буенча яңалыклар
-
Якты сагыну
Гомер тиз уза. Вакытлар үтеп, өлкәнлек ягына аяк баскач, узган юлыңа әйләнеп карап, истәлекләрне яңарту гадәте барлыкка килә. Бүгенге истәлек-хәтирәм иң изге кешеләрем - Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны әтием Шакиров Мөдәрис Гаяз улы һәм Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны каенатам Хәйруллин Габдулла Хәйрулла улы турында. Сугыш җир...
-
Өчпочмаклы солдат хатлары
Районда "Җиңүнең 70 еллыгына" багышланган чаралар марафоны дәвам итә. Иске Ильдеряк мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. Бу көннәрдә бөтен мәктәп тарих атналыгында катнашты. Светлана Альметкина җитәкчелегендә "Сугыш турында мин нәрсә беләм?" стена газеталары, "Җиңү көне" видеофильмнар бәйгеләре үтте. Укучылар "Хәтер тактасы", "Җиңү йөзләре" проектларында катнаштылар. Иң мавыктырганы ветераннарга өчпочмаклы...
-
Тыныч тормыш бүләк иттеләр
Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә концерт программасы белән үрелеп барган тантаналы мохиттә медальләр тапшыралар. Әлеге чарага мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар һәм мәктәп укучылары да бик теләп кушылалар. Бу көннәрдә юбилей медальләре тапшыру тантанасы Мюд авыл җирлегендә һәм Түбән Баланда авылында узды. - Сез йокысыз төннәрне һәм ач-ялангач көннәрне җиңеп, безгә имин тормыш...
-
Көнбатышка китәргә әмер бирелә
Район башлыгы Яңа Үзи авылында яшәүче ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырды. Монда 30 тыл хезмәтчәне һәм ике сугыш ветераны гомер кичерә. Мәктәптә ветераннар өчен концерт номерлары, тантаналы чыгышлар һәм чәй өстәле белән баетылган чын бәйрәм кичәсе оештырылды. Зәмзәмия Зартдинова, Саимә Мөсәлимова, Разия Хәмидуллина, Әминә Ногъманова, Рәхимә Гамирова район...
-
Ветераннар өендә булдылар
Район җитәкчелеге ветераннарның өйләренә барып, аларның тормыш шартлары белән танышып, борчу-зарлары белән кызыксынуны дәвам итә. Шул көннәрдә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров Яңа Кармәт авылында яшәүче Сәйфи Кашап улы Миначев һәм Ямбайда гомер кичерүче Минхәйдәр Миншин улы Дәүләтшин өендә булды. Район һәм җирле хакимият вәкилләре ветераннарны игътибар белән тыңлап,...
-
Җиңү көнен зур җаваплылык белән
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәргә санаулы көннәр генә калды. Әлеге тантанага әзерлекне тәмамлау өчен вакыт аз калып бара, -- дип билгеләп үтелде алдагы көннәрдә үткәрелгән республика видеоконференциясендә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм оештыру өчен җаваплы булган комитет әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте. Республикада Бөек Ватан...
-
Туксан яшьтә дә бәхетле булып була.
Тормышны яратып, һәрчак күтәренке кәефтә булган Иске Ибрай авылында яшәүче Миңнебәдәр Шәрифуллина моның бер мисалы. 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы Камил Гилмановка, башлык урынбасары Юныс Хәмидуллинга, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллинга һәм туганнарына ул бертуктаусыз: -Аллага шөкер кылып, Ходай Тәгаләнең миңа изге күңелле балалар һәм оныклар...
-
Фаҗигале соңгы очыш
Җирдә бернәрсә дә эзсез югалмый. Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар батырлыгы да мәңгелек. Күпләре инде безнең арада булмаса да, без аларны хәтердә сакларга тиеш. Василий Степанов - шундый геройларның берсе. Ул фаҗигале язмышка ия. Ул төрле шәһәр һәм авыллар өчен барган дәһшәтле көрәштә катнашу белән бергә, әсирлеккә эләгү ачысын да...
-
Актив ветеран
Сугыш һәм хезмәт ветераны Александр Васильевич Горбунов шул көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Александр Васильевич егерме ике ел күрше районда, 24 ел безнең СПТУда (хәзерге Аксубай универсаль технологияләр техникумы) эшли. Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәте өчен, В. И. Ленинның тууына йөз ел уңаеннан, "Хезмәт ветераны" медальләре һәм Мактау кәгазьләре...
-
Сугыш батырлары онытылмый
Бөек Ватан сугышы елларыннан безне тулы бер кеше гомере аерып тора. Без бүгенге көнгә кадәр икенче бөтендөнья сугышы геройлары батырлыгы алдында баш иябез, фронтовикларның образларына карата да кызыксыну кимеми. Газета битләрендә без ветераннар турында сөйлибез, фашист илбасарларына каршы көрәштә яу кырларында башларын салган якташларыбызны искә алабыз. Бу юлы Петр Яковлев...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Барсукова Анна Петровна
1925 нче елның 27 нче августында ТАССРның Аксубай районы Киса авылында дөньяга килә. 1943 нче елның октябрендә үз теләге белән сугышка китә. 85 нче аерым ВНОС батальонында хезмәт итә. Сугыш юлын Киевтан башлап, Чехословакиягә кадәр барып җитә. Анда Җиңүне каршылый. Жуков медале, Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Район...