Үзара салым акчасы тулысынча тотылган
Иске Кармәт авыл җирлегендә узган елда урамнарны яктырту мәсьәләсе тулысынча хәл ителгән, Хәсән Туфан Музей-йортының фасад өлешендә койма алмаштырылган.
26 җир өлеше дәүләт теркәве үткән. Эш белән тәэмин итүнең төп юлы - үзмәшгульлек. Авыл кешесе Петр Кузьмин хуҗалыгында мини-ферма төзелгән. Узган елда тагын бер фермер хуҗалыгы төзелгән - Григорий Маланчев сөтчелек тармагы белән шөгыльләнәчәк. Шәхси сектор сөт тапшыру буенча яхшы эшләгән, шәхси йорт хуҗалары бу көннәрдә дә сөт тапшыру буенча узган ел күрсәткечләрен арттырып үтиләр.
Авыл җирлегенең 2017 елга төп бурычлары: җылы сезон җитү белән авыл урамнарына вак таш җәюне дәвам итү, иске суэтем башнясын буяу, комлы-вак ташлы материал казып алу өчен авыл җирлеге территориясендәге карьерга рөхсәтне рәсмиләштерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев