Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Су һәм ут кыйммәтләнә

1 гыйнвардан счетчик куймаган кешеләр өчен ут һәм суга түләү бәяләре кыйммәтләнәчәк. Исәпләгечләр урнаштырылмаган фатир хуҗаларының штраф түләячәкләре турында хөкүмәт күптән сөйли инде. Шуңа өстәп, закон бозучылар үткән елда 1,4 коэффициентны тәшкил иткән куллану нормативыннан арттырып исәпләнгән түләү кәгазьләре алдылар. 1 гыйнвардан бу коэффициент 1,5кә кадәр артачак. Ягъни, фатирда су...

1 гыйнвардан счетчик куймаган кешеләр өчен ут һәм суга түләү бәяләре кыйммәтләнәчәк.

Исәпләгечләр урнаштырылмаган фатир хуҗаларының штраф түләячәкләре турында хөкүмәт күптән сөйли инде. Шуңа өстәп, закон бозучылар үткән елда 1,4 коэффициентны тәшкил иткән куллану нормативыннан арттырып исәпләнгән түләү кәгазьләре алдылар. 1 гыйнвардан бу коэффициент 1,5кә кадәр артачак. Ягъни, фатирда су һәм ут исәпләгечләре юк икән, әлеге хезмәтләр өчен түләү суммасы 1,5 тапкырга (50 процентка дигән сүз) артачак.

Фатирларында санагыч җиһазлар урнаштыру өчен техник мөмкинлекләр булмаган хуҗалар гына штрафлардан азат ителәчәк.

Сүз уңаеннан, фатирларында санагыч җиһазларны хуҗалар үзләре куярга тиеш, шулай ук аларның магнитка каршы торучанлыгы да исәпкә алына.

Фото: finance.obozrevatel.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев