Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге 2016 елга оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясады. Киңәшмә район башлыгы Камил Гилманов, прокурор Эдуард Хираҗев, мәхкәмә рәисе Альбина Никитина, Нурлат Районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Руслан Минәхмәтов катнашында үтте. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев эш нәтиҗәләре буенча хисап тотты. 2016 елга бүлектә...
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге 2016 елга оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясады. Киңәшмә район башлыгы Камил Гилманов, прокурор Эдуард Хираҗев, мәхкәмә рәисе Альбина Никитина, Нурлат Районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Руслан Минәхмәтов катнашында үтте.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев эш нәтиҗәләре буенча хисап тотты.
2016 елга бүлектә хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү, гражданнарның конституцион хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен саклау буенча күләмле эшләр башкарылган.
- Кулланылган чаралар район территориясендә оператив вәзгыятьне тиешле күзәтү астында тоту, оператив хезмәт эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләр буенча уңай күрсәткечләргә ирешү мөмкинлеге бирде. 2016 елда бүлек төп күрсәткечләр буенча хезмәт нәтиҗәлелегенә бәйле үз категориясендәге 21 район бүлекләре арасында 7 урынны алды (узган елда 14 урында булган), - дип билгеләп үтте Илнар Фәнис улы.
2016 елда җинаять кылулар 247дән 242 фактка кимеде, 185 җинаять буенча ачылган җинаять эшләре, шул исәптән авыр һәм иң авыр категориясенә кергән 24 эш буенча тикшерү төгәлләнеп, мәхкәмәгә җибәрелгән. Талауларга, көчләүләргә, аңлы рәвештә мөлкәткә ут төртү яки шартлату, янау фактларына юл куелмаган.
Илнар Камалиев кайбер хезмәткәрләрнең уңай эшен билгеләп үтте.Аларның оператив эш алып баруы сәбәпле бүлек яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Болар. криминаль полиция линиясе буенча - Денис Исаншин һәм Эдуард Пикмеев, икътисад иминлеге буенча - Алексей Ионов, тикшерү линиясе буенча - Эльза Алмакаева һәм Евгений Рахманкулов, оператив хезмәт эшчәнлеге буенча - Альберт Вафин, Айдар Нуруллин, Илнур Гелметдинов, Радик Нигмәтуллин, Игорь Белов, Ләйлә Раузетдинова, Венер Хәммәтов, Илсөя Бикмөхәммәтова. Бүлек җитәкчесе, һәр бүлек эшчәнлегенә анализ ясап, эшчәнлекнең кайбер юнәлешләренә кагылышлы җитешсезлекләрне билгеләп үтте. Атап әйткәндә, ике фатир басу буенча кузгатылган җинаять эшләренең әле дә булса ачылмавы бүлек эшчәнлегенең уртак нәтиҗәлелегенә тискәре йогынты ясый, наркотикларга бәйле җинаятьләр тиешенчә тикшерелмәгән (наркотик куллануда 30дан артык кеше шикләнелүгә карамастан, бары тик 3 җинаять эше генә кузгатылган, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә наркотик кулланучы 10 кеше исәптә тора), мал урлау фактларының бер өлеше әлегә ачылмаган, бер җинаятьче ачыкланмаган.
Полициянең участок вәкилләре һәм ПДН бүлекләре җитәкчесе Идиал Ибраһимов, оператив эшләр буенча полиция җитәкчесе урынбасары полиция майоры Илназ Зәйдуллин үз бүлекчәләренең эш нәтиҗәләренә анализ ясап чыгыш ясадылар.
Киңәшмәдә катнашкан район прокуроры Эдуард Хираҗев һәм Аксубай мәхкәмәсе рәисе Альбина Никитина җинаять эшләрен тикшерү сыйфаты турында сөйләделәр. Район прокуроры, тулаем бүлек эше канәгатьләнерлек дип ассызыклады, югыйсә икътисади җинаятьләрне ачуга бәйле эшне көчәйтү таләп ителсә дә. Шулай ук урамнарда кылынган, элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган һ.б. юнәлештәге җинаятьләрне теркәү тенденциясенең тискәре йогынтысы аерым игътибар таләп итә.
Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Камил Гилманов, полициянең халык һәм шәхси сак предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлеген җайга салырга кирәк, дип билгеләп үтте. Район җитәкчесе, барыннан да элек полиция хезмәткәрләре өчен кануннар үтәлешен тәэмин итү һәм гражданнарның хокуклары һәм мәнфәгатьләрен яклау иң мөһиме булып торуын искәртеп, бүлекнең кайбер бүлекчәләре эшенә кагылышлы шелтәләрен белдерде.
Полиция хезмәткәрләренә исемнәр тапшыру киңәшмәнең күңелле мизгеле булды - Денис Альдиванов - "майор", бертуган көрәшчеләр Илнур һәм Илсур Сафиннар - "капитан", Ленар Нургаязов "өлкән лейтенант" исемен алдылар.
Нет комментариев