Утырышлар залында эшмәкәрләр белгечләр белән очраштылар. Алар ЕГАИС системасы эшенә кагылышлы мәсьәләләрне һәм онлайн-кассага керү бурычын тикшерделәр. Эшмәкәрләргә канундагы яңалыкны РФ ФНСның ТР буенча 12 нче МФИ баш дәүләт салым инспекторы Сергей Наумов аңлатты. Эшкуарларның күпчелеге онлайн-кассаларга күчәргә тиеш, ә барлык контроль-касса техникасы чекларның электрон версиясен интернет аша ФНСка җибәрәчәк....
Утырышлар залында эшмәкәрләр белгечләр белән очраштылар.
Алар ЕГАИС системасы эшенә кагылышлы мәсьәләләрне һәм онлайн-кассага керү бурычын тикшерделәр.
Эшмәкәрләргә канундагы яңалыкны РФ ФНСның ТР буенча 12 нче МФИ баш дәүләт салым инспекторы Сергей Наумов аңлатты. Эшкуарларның күпчелеге онлайн-кассаларга күчәргә тиеш, ә барлык контроль-касса техникасы чекларның электрон версиясен интернет аша ФНСка җибәрәчәк. Электрон тасманы фискаль тупланмага алмаштырырга, контроль-касса техникасын челтәргә тоташтырырга һәм чекларны җибәрү өчен фискаль мәгълүматлар операторы белән килешү төзергә кирәк булачак. ККТдан кулланмаган яки контроль касса техникасыннан дөрес файдаланмаганда 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф яный.
Нет комментариев