Әлегә эшләмәүчеләргә генә
Рәсми

Әлегә эшләмәүчеләргә генә

Февральдә эшләмәүче пенсионерлар арттырылган күләмдәге пенсия алачак. "1 февральдән пенсия фонды эшләмәүче пенсионерларга картлык буенча, инвалидлык буенча, туендыручыны югалту буенча барлык төр иминият пенсияләрен 5,4 процентка арттырып түләүгә күчә", - дип белдерде УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев. Пенсияләрне узган елгы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләү сатып алу сәләтен саклап калуны тәэмин итә,...

Февральдә эшләмәүче пенсионерлар арттырылган күләмдәге пенсия алачак.

"1 февральдән пенсия фонды эшләмәүче пенсионерларга картлык буенча, инвалидлык буенча, туендыручыны югалту буенча барлык төр иминият пенсияләрен 5,4 процентка арттырып түләүгә күчә", - дип белдерде УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев. Пенсияләрне узган елгы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләү сатып алу сәләтен саклап калуны тәэмин итә, дип саныйлар ПФРда. Берүк вакытта 1 февральдән аерым категория гражданнарга айлык акчалата түләүләр дә 5,4 процентка индексацияләнә. 1 апрельдән, кулланучылар бәясе артудан чыгып, социаль пенсияләр дә артачак. Августта эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен яңадан исәпләү көтелә.


Нет комментариев