Гөмбә үстерүгә керешкәннәр
Рәсми

Гөмбә үстерүгә керешкәннәр

Мюд җирлегендә шәхси хуҗалыклар үсеш ала. Монда 568 мөгезле эре терлек асрала, 282се - савым сыерлары. Булдыклы, уңган кешеләрне җиргә беркетү - мөһим бурычларның берсе, дип саныйлар җирлектә. Район һәм республика җитәкчеләре субсидия, ташламалы кредитлар бүлеп биреп, хуҗалыкларга ярдәм итәләр. Хәзерге вакытта Анатолий Васильев КФХ булдыру өчен җир рәсмиләштереп йөри....

Мюд җирлегендә шәхси хуҗалыклар үсеш ала. Монда 568 мөгезле эре терлек асрала, 282се - савым сыерлары.

Булдыклы, уңган кешеләрне җиргә беркетү - мөһим бурычларның берсе, дип саныйлар җирлектә. Район һәм республика җитәкчеләре субсидия, ташламалы кредитлар бүлеп биреп, хуҗалыкларга ярдәм итәләр. Хәзерге вакытта Анатолий Васильев КФХ булдыру өчен җир рәсмиләштереп йөри. Анатолий Семенушкин, Валентин Гришоков КФХлары эшли. Гөмбә үстерү һәм аларны туңдыру буенча сәнәгать мәйданчыгы эшли башлады. МЮДта ФАПка капиталь ремонт ясалган. 2016 елда Иске Мокшинода 1,5 км озынлыкта бишенче үткәргеч сузылган, 10 яктырткыч урнаштырылган. Татар Сөнчәлесендә санкциясез чүплек бетерелгән, Пионердагы чүплек тәртипкә китерелгән. Пионерда скважина ремонтлау, бина төзү һәм яңа башняны скважинага тоташтыру, зиратта тәртип урнаштыру планлаштырыла. Татар Сөнчәлесендә юлларга ком җәю эше алып барыла, язын аны тыгызлап, өстенә вак таш түшәргә тиешләр. Зур Сөлчә елгасы аша күпер төзелгән. Бу проблеманы халыкның актив ярдәме белән хәл иткәннәр. Мюд поселогында буаны чистартуга керешкәннәр, быел аны төгәлләргә планлаштыралар. Иске Мокшинода яңа суэтем башнясы урнаштырганнар һәм су трассасы сузганнар. Буаны чистартырга һәм елга аша ике күпер төзергә уйлыйлар. Ахматкада юлларга вак таш җәяргә кирәк. Монда шулай ук бишенче үткәргеч сузу һәм яктырткычлар кую да көтелә.


Нет комментариев