Иске Татар Адәмсуы авыл җирлегендә үткән елда авылларны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылган. Авыл халкы көче белән барлык торак пунктларда да буалар корылган, үләт базлары төзекләндерелгән, Иске Татар Адәмсуы авылында скважина чистартылган һәм үзәк су юлы белән тоташтырылган, насос алмаштырылган. Түбән Татар Майнасында су белән тәэмин итү трассасы чистартылган, насослар...
Иске Татар Адәмсуы авыл җирлегендә үткән елда авылларны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылган.
Авыл халкы көче белән барлык торак пунктларда да буалар корылган, үләт базлары төзекләндерелгән, Иске Татар Адәмсуы авылында скважина чистартылган һәм үзәк су юлы белән тоташтырылган, насос алмаштырылган. Түбән Татар Майнасында су белән тәэмин итү трассасы чистартылган, насослар алмаштырылган, скважина (санитария зонасы) әйләндереп алынган, скважинаның агачтан эшләнгән корылмасы алмаштырылган. Яңа Татар Адәмсуында авыл кешесе Әсхәт Мифтахов җитәкчелегендә 2 насос алмаштырылган, үләт базы төзекләндерелгән. Түбән Татар Майнасында зират чистартылган, карт агачлар киселгән. Әлеге авылда туып үскән Рифат Хәбибуллин куллануга автокран биреп торуы белән нык ярдәм иткән. Такталы авылында туып үскән, хәзерге вакытта төзү предприятиесе җитәкчесе Радик Галимов төп юл катламы салу өчен техника белән ярдәм иткән. Үзара салым акчасына торак пунктларда юлларга вак таш салынган. 2016 елда Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге Советы грант буенча МТЗ 320 тракторы отты. Аның ярдәме белән күп кенә проблемалар чишелеш табачак.
2017 елга бурычлар: Иске Татар Адәмсуында күпфункцияле үзәк төзү, административ бинаны койма белән әйләндереп алу. Шулай ук торак пунктларны төзекләндерү буенча башка эшләр дә алып барылачак.

Нет комментариев