Бер ай түләмәсәң – субсидия алмыйсың
Татарстан Республикасында аерым категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләгән өчен субсидия-ташлама тәкъдим итү Тәртибе һәм шартлары турындагы Положениегә үзгәрешләр кертелде. Матди ярдәм бүлеге мөдире Татьяна Кандалина аңлатканча, торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен әҗәт булганда, җыелган бурычны каплаганчыга яки акчалата ярдәм алучы белән әҗәтне каплауга килешү төзегәндә һәм ул...
Татарстан Республикасында аерым категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләгән өчен субсидия-ташлама тәкъдим итү Тәртибе һәм шартлары турындагы Положениегә үзгәрешләр кертелде.
Матди ярдәм бүлеге мөдире Татьяна Кандалина аңлатканча, торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен әҗәт булганда, җыелган бурычны каплаганчыга яки акчалата ярдәм алучы белән әҗәтне каплауга килешү төзегәндә һәм ул үтәлгәнчегә кадәр субсидия-ташлама түләү туктатыла (элек акчалата ярдәм агымдагы түләүләрне 3 айдан артык башкармаганда туктатыла иде). Бу ташламага ия кешенең коммуналь хезмәтләр өчен ай саен түләргә тиешлегенә басым ясый.
Белгеч искәрткәнчә, ташламага ия кешенең гаилә составы үзгәргәндә, субсидия-ташлама алуга нигез үзгәргәндә, ташламага ия кеше яшәү урынын үзгәрткәндә яки акчалата ярдәм алуга хокукны югалтканда субсидия түләү туктатыла, яңа нигез буенча түләнелә. Аеруча да шәхси секторда яшәүче ташламаларга ия булучылар, беренче чиратта, йорт әгъзаларының пропискадан төшүе яки керүе һәм шулай ук әлеге категория кешесенең пропискадан төшүе яки керүе хакында хәбәр итәргә тиешләр.
Әлеге нисбәттән аңлатмалар алу өчен, Аксубай, Мазилин урамы, 2 йорт адресы буенча Республика матди ярдәм үзәгенең 4 нче Аксубай бүлегенә мөрәҗәгать итәргә. Тел.: 2-92-76.
Фото: o-nedvizhke.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев