Барлык эшләрне дә үзара салым хисабына башкарырга
Рәсми

Барлык эшләрне дә үзара салым хисабына башкарырга

Трудолюбово авыл җирлеге өчен узган ел тотрыклы булды. Авыл җирлеге советы эшчәнлегендәге иң төп юнәлешләрнең берсе - авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшырту буенча шактый эшләр башкарылган. 130 200 сум күләмендә үзара салым акчасы үзләштерелгән. 130 тонна вак таш кертелгән. 2017 елда 253 400 сумлык 250 тонна вак таш кертү планлаштырыла....

Трудолюбово авыл җирлеге өчен узган ел тотрыклы булды.

Авыл җирлеге советы эшчәнлегендәге иң төп юнәлешләрнең берсе - авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшырту буенча шактый эшләр башкарылган. 130 200 сум күләмендә үзара салым акчасы үзләштерелгән.

130 тонна вак таш кертелгән. 2017 елда 253 400 сумлык 250 тонна вак таш кертү планлаштырыла.

176 864 сумга урам яктырткычлары куюга килешү төзелгән. 1 200 метр озынлыгында электр үткәргечләр сатып алынган һәм III Интернационал һәм Культура торак пунктларында 12 яктырткыч урнаштырылган.

Урамнарны яктырту һәм яктырткычлар ны алмаштыруга кагылышлы эш дәвам ителәчәк. Хисап чорында әлеге уңайдан түбәндәге эшләр гамәлгә ашырылган: Трудолюбовода 3 000 метр озынлыгында бишенче үткәргечкә монтаж ясалган, 20 лампа, санагычлар куелган. Үзара салым акчасына III Интернационал поселогы зираты коймасын тулысынча алмаштырганнар, яңа капка куйганнар, "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" Хәйрия фонды" коммерция булмаган оешманың социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә откан грант акчасына Культура авылында обелиск төзелгән, Әхмәтҗан поселогы зиратында халыктан җыелган акчага койма тулысынча яңартылган. Үзара салым хисабына җыелган 72 800 сумга Трудолюбово зиратындагы исемсез каберләргә чардуганнар куйганнар, шулай ук халык акчасына зиратның коймасы алмаштырылган, зират йорты профнастил белән тышланган. Торак пунктларда урамнарны төзекләндерү, яшелләндерү буенча да эшләр башкарылган.

Авыл җирлеге алдындагы агымдагы елга бурычлар: 2016 һәм 2017 елда җыелган үзара салым акчалары хисабына бөтен төр эшләрне дә башкару, Трудолюбовода суэтем башнясын ремонтлау. Октябрь поселогында су үткәрүгә кагылышлы мәсьәлә ачык кала бирә. Шулай ук Октябрь авыл клубы бинасын капиталь ремонтлау мәсьәләсе дә хәл ителмәгән.


Нет комментариев