Аксубайлыларны 3 көн рәттән ял көтә, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы. Татарстанның 1992 елның 19 февралендә кабул ителгән "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" 1448-XII Канунына нигезләнеп, республикада Корбан гаете бәйрәм көне дип игълан ителде. Быел мөселман бәйрәме Татарстан Президенты карары белән дүшәмбе, 12 сентябрьдән...
Аксубайлыларны 3 көн рәттән ял көтә, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.
Татарстанның 1992 елның 19 февралендә кабул ителгән "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" 1448-XII Канунына нигезләнеп, республикада Корбан гаете бәйрәм көне дип игълан ителде. Быел мөселман бәйрәме Татарстан Президенты карары белән дүшәмбе, 12 сентябрьдән башлана. Шул рәвешле, 2016 елда 5 көнлек эш атнасында 10, 11 һәм 12 сентябрь ял көннәре булып санала.
Фото: glupih.net
Нет комментариев