Шагыйрьнең туган ягында – “Туфан укулары“
Аксубайда "Туфан укулары"ның I зональ конкурсы үтте.
Укуларда катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов җылы тәбрикләде.
- Якташыбыз Хәсән Туфан әдәбият дөньясында зур урын биләгән шәхес, - дип ассызыклады ул. - Безнең районда аны хөрмәтләп искә алалар. Туфан укуларын республика дәрәҗәсендә оештыру тәкъдиме дә бар.
ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзенең чыгышында, "Туфан укулары"ның икенче һәм аннан соңгы бәйгеләре республика дәрәҗәсендә үткәреләчәк, дип ышандырды. Һәм ул безнең республикадан җыелган иҗат сөючеләргә шагыйрь үзенең әсәрләрендә дан җырлаган төбәкне күреп соклану мөмкинлеге бирәчәк.
Алга китеп, шуны әйтергә була, беренче укуларда катнашкан район кунаклары бәйге турыннан соң шагыйрьнең кече ватаны Иске Кармәт авылында Хәсән Туфанның Музей-йортында булдылар, андагы экспозицияләр белән таныштылар, яраткан шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы турында бик күп яңалыклар белделәр. Сәяхәт алар күңелендә тирән тәэсирләр калдырды.
Укулар өч номинация буенча үтте: "Сәнгатьле уку", "Бөек шагыйрьнең иҗатын тәкъдим итү", "Рәсем сәнгате" (әдәбиятчының поэма һәм хикәяләренә рәсем-иллюстрацияләр).
Катнашучыларның чыгышы театральләштерелгән тамашаны хәтерләтте. Һәр катнашучы үзенең чыгышына бөтен күңелен салды, күп газаплар күргән автор мирасына мөнәсәбәтен күрсәтте. Мәртәбәле жюри Туфанның татар телендәге шигырьләрен һәм шулай ук рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрен сәхнәдән күңелләргә үтеп керерлек итеп укыган балалар арасыннан иң-иңнәрне билгеләде. Кече яшь төркемендә призлы урыннар Аксубай районы укучылары Валерия Мироненко (Түбән Баланда башлангыч мәктәбе), Әдилә Дәүләтшинага (3 нче мәктәп), Ләйлә Гайнатуллинага (2 нче мәктәп) һәм Рузилә Хисмәтовага (Яңа Дума мәктәбе) бирелде. Өлкән яшь төркемендә Екатерина Копонева (3 нче мәктәп) икенче дәрәҗә дипломга лаек булды, беренче һәм икенче урыннарда кунаклар - Биләрдән Ксения Хәбибуллина һәм Олеся Рыжикова.
Тәкъдир итү буенча номинацияләр нәтиҗәләре түбәндәгечә: кече яшь төркемендә Яңа Үзи мәктәбеннән Илсаф Мәхмүтов шагыйрьнең иҗатын бөтенесеннән дә эчтәлеклерәк, сәнгатьлерәк итеп укып күрсәтте. Икенче урында Аксубай лицееннан Айзилә Галиева. Өлкән мәктәп укучылары арасында - Зөлфия Нурхамәтова (3 нче мәктәп) - җиңүче булды, икенче урында - Иван Непомнящий (Кәкре Күл мәктәбе), өченчедә - Гөлзилә Сәгыйрова (Аксубай лицее).
Аксубай укучылары Хәсән Туфанның туган көненә көздән бирле әзерләнделәр. Районда аның әсәрләренә иллюстрацияләр бәйгесе игълан ителде. Әлеге чарада бу номинациягә дә йомгак ясалды. Яшь рәсем ясаучылар арасында иң күп баллны Ләйсән Сорурова (Аксубай лицее) җыйды. Икенче мәктәптән аның яшьтәше Алсу Ризванова - икенче, лицейдан Лилия Сорурова өченче призер булдылар. Өлкән катнашучылар арасында - Анастасия Краснова беренче призны яулады, Сөнчәле укучылары Елена Филиппова һәм Диләрә Фатыйхова - икенче һәм өченче урыннарда. Өченче мәктәптән Алия Сөләйманова Туфан укучыларының Гран-при иясе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев