Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Музейда "дулкынландыргыч" көн

Халыкара музейлар көнендә Аксубайның туган якны өйрәнү музеена 200ләп кеше килде. Чара иртәнге 9:00 сәгатьтә башланып, кичкә кадәр дәвам итте. Көндез музей хезмәткәрләре балалар өчен "Ярминкәгә бардык" дип аталган театральләштерелгән тамаша оештырдылар. Музей вакытлыча ярминкә мәйданчыгына әверелде, анда чараны алып баручылар музей экспонатларын тәкъдим итеп, мастер-класслар күрсәттеләр. Өлкәнрәк яшьтәге балалар...

Халыкара музейлар көнендә Аксубайның туган якны өйрәнү музеена 200ләп кеше килде.

Чара иртәнге 9:00 сәгатьтә башланып, кичкә кадәр дәвам итте. Көндез музей хезмәткәрләре балалар өчен "Ярминкәгә бардык" дип аталган театральләштерелгән тамаша оештырдылар. Музей вакытлыча ярминкә мәйданчыгына әверелде, анда чараны алып баручылар музей экспонатларын тәкъдим итеп, мастер-класслар күрсәттеләр. Өлкәнрәк яшьтәге балалар тегермән тартып, келәм тукып, самавыр куеп карадылар, кечкенә балаларны иске уенчыклар экспозициясе үзенә җәлеп итте.

Кич белән музейга олылар килде. Алар белән дә шулай ук экскурсияләр оештырдылар, уеннар, викториналар үткәрделәр. Аксубайлылар район урамнары исемнәрен үз эченә алган кроссворд чиштеләр, район үзәгенең иске фотосы белән кызыксындылар, хәтта кайчандыр Рәис Беляев сыздырган тальян гармунында көй чыгарырга маташтылар.

Музейның бәйрәмдә искиткеч булып үзгәрүе балаларга да, олыларга да бик ошады - экспонатларны кул белән тотып, кулланып карап та була иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев