Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Имам-мөхтәсиб булып Равил Зөфәров сайланды

Районның үзәк мәчетендә Аксубай муниципаль районы мөхтәсибәтенең утырышы булды. Анда ТР Мөселманнар Диния нәзарәте вәкиле Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Яңа Чишмә районының имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов, мөхтәсибәт әгъзалары, район авыллары имамнары катнашты. Утырышны Мөхәммәт хәзрәт Кыямов алып барды. Көн тәртибенә алдагы дүрт елга...

Районның үзәк мәчетендә Аксубай муниципаль районы мөхтәсибәтенең утырышы булды.

Анда ТР Мөселманнар Диния нәзарәте вәкиле Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Яңа Чишмә районының имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов, мөхтәсибәт әгъзалары, район авыллары имамнары катнашты.

Утырышны Мөхәммәт хәзрәт Кыямов алып барды. Көн тәртибенә алдагы дүрт елга Аксубай муниципаль районы имам-мөхтәсибен сайлау турындагы мәсьәлә кертелде. Әлеге җаваплы вазифага район мөселманнарының хәзерге вакыттагы әйдәп баручы җитәкчесе, имам-мөхтәсиб, Көньяк төбәк казые Равил хәзрәт Зөфәров кандидатурасы тәкъдим ителде.


Равил Зөфәров 1973 елда Аксубай районының Иске Ибрай авылында дөньяга килә, авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Нурлат мәдрәсәсендә белем ала, аннан соң Төркия һәм Сирия илләрендә дини учреждениеләрдә белемен арттыра. 1997 елда Аксубай мәчете имам-хатибы итеп билгеләнә, ә бер елдан район мөхтәсибәтен җитәкли. Равил Зөфәров Аксубай мөхтәсибәтен җитәкләгән елларда районда өч мәчет төзелде - Яңа Кармәт, Яңа Үзи һәм Иске Кыязлы авылларында, Аксубай мәчетенә капиталь ремонт һәм реставрация үткәрелде, Иске һәм Яңа Ибрай, Кызыл Тау авылларында мәдрәсәләр ачылды. Бүгенге көндә район мәчетенә җомга намазын укырга меңнән артык дин тотучы җыела, мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә 200ләп бала һәм йөзләгән өлкән кеше - хатын-кызлар да, ир-атлар да, яшьләр дә ислам дине нигезләрен өйрәнә. Равил хәзрәт - 6 бала әтисе.


Равил хәзрәт җыелучылар алдында башкарылган эшләр һәм киләчәккә бурычлар турындагы нотык белән чыгыш ясады.

Мөхәммәт хәзрәт Кыямов ТР Мөселманнар Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән, Равил хәзрәт Зөфәров кандидатурасына яхшы бәя биргән тәкъдим итү хатын укыды.

- Безнең район - күп милләтле, - диде үзенең чыгышында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. - Равил хәзрәт башка конфессияләр һәм район халкы арасында яхшы, дустанә мөнәсәбәт урнаштырды. Мөхтәсибәт белән берлектә без күп төрле чаралар үткәрәбез. Яшьләргә тәрбия бирү, район халкының толерантлы берләшүе юнәлешендә дә мөһим бурычлар тормышка ашырыла.

Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов, районның аксакаллар шурасы рәисе Минзаһит Ганиев, Яңа Ибрай мәчете имамы Габбас Шәяхмәтов та Равил хәзрәт Зөфәров кандидатурасын яклап чыгыш ясадылар.

Чыгышларны тыңлаганнан соң әлеге вазифага бертавыштан кабаттан Равил хәзрәт Зөфәров сайланды. Шулай ук мөхтәсибәт Советы һәм ревкомиссия дә бертавыштан сайланды.

Бергәләп намаз укыганнан соң чара Аксубайның универсаль технологияләр техникумы ашханәсендә төгәлләнде. Имамнар кунакчыллыгы өчен Фәрхат Аюповка рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев