Эволюция турында үзләре күреп
Мәскәү шәһәренә сәяхәт вакытында "Хыял" приютында тәрбияләнүчеләр Дарвин музеенда булдылар. Дәүләт Дарвин музее - Россиядәге иң зур музейларның берсе. Анда берничә зал, һәрберсе аерым темага багышланган. Беренче катта - күгәрченнәр күргәзмәсе. Икенчесе безнең планетадагы җәнлекләр дөньясының төрлелеген күрсәтте. Монда саваннада, тропик урманнарда, җирнең таулы районнарында һәм океанда яшәүчеләр дә бар...
Мәскәү шәһәренә сәяхәт вакытында "Хыял" приютында тәрбияләнүчеләр Дарвин музеенда булдылар.
Дәүләт Дарвин музее - Россиядәге иң зур музейларның берсе. Анда берничә зал, һәрберсе аерым темага багышланган. Беренче катта - күгәрченнәр күргәзмәсе. Икенчесе безнең планетадагы җәнлекләр дөньясының төрлелеген күрсәтте. Монда саваннада, тропик урманнарда, җирнең таулы районнарында һәм океанда яшәүчеләр дә бар иде. Балалар эволюция барышын "үз күзләре белән күреп", хәзерге вакытта Җирдә яши торган һәм төрле сәбәпләр аркасында юкка чыккан җәнлекләр турында да белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев