Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Иске Тимошкино мәктәбендә очрашу үз-үзеңне куркынычсыз тотуга багышланды

Полиция хезмәткәренең укучылар белән сөйләшү темасы законны үтәү һәм үз-үзеңне куркынычсыз тоту булды.

Иске Тимошкино мәктәбе укучылары белән Россия ЭЭМның Аксубай бүлеге капитаны Александр Аниськин очрашты.

Профилактик әңгәмә темасы законны үтәү, чит кеше милкен урлаган өчен җаваплылык, көнкүрештә, урамда, җәмәгать урыннарында һәм массакүләм чараларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булды. Әңгәмә очрашуда катнашучыларда җанлы кызыксыну уятты.

Кунак аларга, кылынган хокук бозулар өчен конкрет мисаллар китереп, законнар турында хәбәр итте.

Очрашу азагында капитан Аниськин, үзеңдә ихтыяр көчен тәрбияләп, теләсә нинди максатка ирешергә мөмкин булуына тукталды. Ә монда һичшиксез дуслык, спорт белән шөгыльләнү, волонтерлык яшьләр хәрәкәте ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев