Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәктәпләрдән хәбәрләр

Аксубай районы авыл мәктәбе өчен мөһим вакыйга булды

Якташ-герой, Советлар Союзы герое Г.Г. Романов истәлегенә багышланган мәктәп укучыларының тарих буенча «Романов укулары» I район фәнни-гамәли конференциясе узды.

Чара быелдан башлап геройның исемен йөрткән Кәкре Күл мәктәбе базасында ел саен уздырылачак.

– Кәкре Күл мәктәбе укучыларының югары дәрәҗәдәге чыгышлары республика дәрәҗәсендә тәкъдим ителүгә лаек, – дип белдерделәр конференциядә катнашучыларның проектларын яклаучы педагог-остазлар.

Кәкре Күл мәктәбен алты катнашучы: Арина Андреева (5 сыйныф); Алина Андреева (6 сыйныф); Ангелина Юркова (7 сыйныф); Анастасия Егорова (7 сыйныф); Анна Башатова (8 сыйныф) һәм Артур Кондрашов (10 сыйныф) тәкъдим итте.

Төрле номинацияләрдә үз эшләрен лаеклы яклап, аларның барысы да мактаулы беренче урыннарны яуладылар! Тикшеренү эшләрен бәяләү аларның укытучылары Наталья Купцова һәм Маргарита Федорова катнашыннан тыш узды.

3 нче Аксубай мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Рамил Шәйхисламов II дәрәҗә дипломга (остазы – Татьяна Удиярова) лаек булды, Савгач мәктәбе укучысы Варвара Иванова (яшь төркеме 5-6 сыйныф) “Сәяси тарих” секциясе эше нәтиҗәләре буенча II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Иске Савруш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Кирилл Абросимов шулай ук II дәрәҗә дипломга лаек булды.

«Хәтер» тикшеренү проекты белән чыгыш ясаучы Яңа Тимошкино төп мәктәбе укучысы Аделина Мадюкова (остазы Нина Тербукова) III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Иске Мокшино урта мәктәбе укучылары А.Наумова, А.Шәвәлиева, А. Минхаҗева (остаз Марс Бикулов) «Романов укулары» беренче район фәнни-гамәли конференциядән призерлар булып кайттылар.

Фото: Кәкре Күл урта мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев